Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Сезнең гомер зая узмаган!

15-25 сентябрь көннәрендә “Сезнең гомер зая узмаган” дип исемләнгән районкүләм бәйге үткәрелде

1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне уңаеннан 15-25 сентябрь көннәрендә район башлыгы тәкъдиме, район ветераннар Советы һәм мәгариф идарәсе хуплавы белән “Сезнең гомер зая узмаган” дип исемләнгән районкүләм бәйге үткәрелде. Әлеге бәйгедә 15 мәктәптән 77 укучы үз иншалары белән катнашты. Җиңүчеләренең якыннары турындагы язмаларын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Ярый әле син бар, әбием-алтыным

Ярый әле әниемә, безгә булышырга минем яраткан әбием бар. Моның әнисе дә, болар үзләре дә эшли алмый микәнни дип уйлый күрмәгез. Без бит өченче һәм дүртенче балалар игезәкләр булып туганбыз. Әбигә генә түгел, бабайга да эш җитәрлек булган безне үстергәндә. Терекөмеш кебек тиктормас, үзләре елак малайларны тәрбияләшүдә Фәридә әбием күп көч куйган. Ярый әле бер авылда яшибез. Менә 13 ел инде без әбием контроле астында үсәбез. Әти белән әни берәр җиргә китсә, әбием безне мәктәптән каршы ала. Тәмле кишер, бәрәңге тәкәләрен, өчпочмакларны, тәбикмәкләрне, таба печеньеларын өеннән үк пешереп алып килеп безне сыйлый ул. Әбием белән кара-каршы утырып, мәктәп хәлләрен сөйли-сөйли, яндырып чәй эчәбез. Әбием куна килгән көн – зур шатлык. Күбрәк әбиемне кочаклап мин йоклый идем. Йомшак битләрен, колак йомшакларын бөтереп йоклап китә идем. Хәзер үстем инде, оялам әбием белән йокларга. Бер авылда торсак та, әбием авылның теге очында ук яши, кайтырга ерак. Әбиемне өенә илтергә әтиебез өйдә булмаса, без аны самокат белән җилдереп кенә илтеп куябыз. Үзе дә куркып тормый, утырып кайта тагын.

Әбиемә узган ел 70 яшь тулды. Бабам аны ташлап киткәнгә дә күп еллар узды. Ялгыз яши ул. Ялларга Мөслимдә яшәүче улы гаиләсе белән кайтып тора. Зур эшләрен эшләшергә, бәйрәмнәрдә барыбыз да җыелабыз. Тәрәзә төбе тулы матур гөлләр. Әбиемнең шифалы кулларын алар да ярата, ел әйләнәсе чәчәк атып, нурлы йортны тагын да ямьләндереп утыралар. Йорты матур, җылы, нурлы. Чисталыкны бик ярата әбием. Бөтен җирендә тәртип, бакчасында да бер чүп тә тапмассың аның! "Аллага шөкер, әбиегез бик тынгысыз, һәрчак хәрәкәттә,"– ди әнием.

Әбием яшьрәк чакта балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, колхозда сыер да сауган, аннан 25 ел колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ул пешергән ризыкларының никадәр тәмле булуы турында бүген дә сөйлиләр. Димәк, намуслы хезмәте белән әбием халык күңеленә кереп калган, хөрмәт яулаган. Шулай шул, хөрмәт кешегә хезмәт белән килә. Мин дә әбиемнән үрнәк алып, башкарган хезмәтемне төгәл итеп башкарам, башкаларга ошавын телим.   

Туган нигезгә өч бала да гаиләсе белән кайтып керсә, бик күңелле була. Без бер әбиемә – тугыз онык. Тиздән оныкчыгы да булачак. Әбиемә аны да күрергә, үстерешергә насыйп итсә иде. Әбиемнең тәрәзәсендә күп еллар әле утлар балкысын. Туган нигез җылысын саклап, безне үзе янына җыеп торсын. Иң мөһиме: сәламәтлек телим мин аңа. Авыруларга бирешмичә, ялгызлыкка янтаймыйча яшә дә яшә әле, әбием.

Айдан Шамс, Әмәкәй төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

Әлеге инша 1 урынны яулады.

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев