Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Шагыйрьләр үсә

Үзәк китапханә “Тукайлы милләт” конкурсы үткәрде. Райондашларыбыз Габдулла Тукайга багышлап шигырьләр язды.

Бәйгедә катнашучылар шигырьләрен видеоязма рәвешендә юллаган. Аларны язучы Фоат Садриев белән шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов бәяләде. Финалистлар иҗат җимешләрен Туган тел көнендә тамашачыларга тәкъдим итте. 
– Конкурста районыбызның төрле авылларыннан утыздан артык кеше катнашты. “Тукайлы милләт” конкурсының төп максаты – шигырь иҗат итүчеләрне барлау, – ди үзәк китапханә белгече Эльвира Мәгалимова.
Бәйге нәтиҗәләре буенча финалистлар I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. 

Фото – Үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев