Республикакүләм «ДронФест» дроннар ярышы узды
Ярыш ике номинациядә узды.
Бүген районыбызда беренче тапкыр республикакүләм "ДронФест" дроннар ярышы узды. Анда Татарстанның 8 шәһәр һәм авылдан (Иннополис, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Минзәлә, Саба һәм Мөслим ) килгән 49 укучы көч сынады. Ярыш ике номинациядә узды “Иң яхшы дрон пилоты” һәм “Симуляторда иң яхшы дрон пилоты ”. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды:
«Иң яхшы дрон пилоты» номинациясе (7-10 яшьләр арасында)
1 нче урын - Харисов Ильназ, Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы);
2 нче урын - Безруков Егор, Иннополис мәктәбе (Югары Ослан);
3 нче урын - Магалимов Фанис, Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбе (Мөслим районы).
«Иң яхшы дрон пилоты» номинациясе (11-14 яшьләр арасында)
1 нче урын - Лошкарев Илья, Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы);
2 нче урын - Каримов Искандер, 16 нчы номерлы белем үзәге (Яр Чаллы шәһәре);
3 нче урын - Валиев Арсений, 8 нче урта белем бирү мәктәбе (Азнакай районы).
«Симуляторда иң яхшы дрон пилоты» номинациясе (7-10 яшьләр арасында)
🥇1 нче урын - Сираева Ралина, Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы);
🥈2 нче урын - Мурзаханов Алмаз, Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбе (Мөслим районы);
🥉3 нче урын - Сафин Ильдан, 8 нче урта белем бирү мәктәбе (Азнакай районы).
«Симуляторда иң яхшы дрон пилоты» номинациясе (11-14 яшьләр арасында)
🥇1 нче урын - Гилметдинов Амирхан, Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы);
🥈2 нче урын - Галиахметов Камиль, 8 нче урта белем бирү мәктәбе (Азнакай районы);
🥉3 нче урын - Абдреев Динар, Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбе (Мөслим районы).
Гомуми зачёт буенча
🏆🥇1 нче урын - Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы)
🥈2 нче урын - 8 нче урта белем бирү мәктәбе (Азнакай районы)
🥉3 нче урын - Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбе (Мөслим районы).
Барлык командаларга да ярышта катнашу турында сертификат һәм истәлек сувенирлары тапшырылды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Нет комментариев