Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Өлкәннәр көне уңаеннан районкүләм бәйге үткәрелде

Әлеге бәйгедә 15 мәктәптән 77 укучы үз иншалары белән катнашты

Сезнең гомер зая узмаган!

1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне уңаеннан 15-25 сентябрь көннәрендә район башлыгы тәкъдиме, район ветераннар Советы һәм мәгариф идарәсе

хуплавы белән “Сезнең гомер зая узмаган” дип исемләнгән районкүләм бәйге үткәрелде. Әлеге бәйгедә 15 мәктәптән 77 укучы үз иншалары белән катнашты. Җиңүчеләренең якыннары турындагы язмаларын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Ак яулыклы әбием

Мин үземне бик бәхетле кыз дип саныйм. Бәхетле икәнеңне кешегә әйтергә ярамыйдыр ул, бәхет бит ул тынычлык ярата, диләр. Тулы канлы тормыш барган гаиләдә тәрбияләнәм мин. Әти-әнием – иңемдәге фәрештәләрем, яраткан терекөмештәй тиктормас энем бар. Иң мөһиме: өебезнең йозагы, барыбызның терәге, түребезнең бизәге булган әбием бар минем.

Чал чәчле, ак яулыклы әбием. Аның исеме дә җисеменә туры килә. Гү-зә-лия... Бу бит “гүзәллеккә ия” дигән сүз. Әбием турында авылдагы бер генә кеше дә начар сүз әйтмәс. Әбием белән бабам өч балага гомер биргәннәр. Бабамның әбиемне калдырып китүенә дә күп еллар узган инде, әбием үзе дә сигезенче дистәне ваклый.

Әбием – һөнәре буенча пешекче. Әмәкәй авылына килен булып төшкәч, колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән. Авыл гына булса да, ике пешекче өчәр йөз кешене ашата торган булган. Әбиемнең кулларында бүртмәч-бүртмәч кан тамырлары, алар яшелләнеп торалар. “Әбием, нишләп синең кулларың шундый?” – дип сораганда, аның күзләре яшьләнә. “Ии, кызым, күпне күрде бит инде бу куллар. Алар эшләмәгән берәр эш калды микән бу дөньяда?” – дип җаваплый әбием. Ир-ат күтәрергә тиешле авыр йөкләрне дә әбиемнең кечкенә җилкәләре күтәргән. Балаларым кешедән ким-хур булып үсмәсен дип, әбием ялгыз башы сыерын да асраган, үгезен дә караган. Бер җөмләгә сыеп беткән эшнең авырлыгын эшләгән, мал тоткан кеше генә белә. Бабам каты авырудан үлеп китә. “Авыру ирне карау, колхоз фермасында сыер да саву, ихатадагы мал-туар, вак чебиләр, каз-үрдәк асрау, зур һәм кече бакчадагы эшләр... ничек җитештем микән, кызым?”– дип искә ала әбием үзенең яшь чакларын. 

Әбием үзенең уңганлыгы, чисталыгы белән иң булдыклы киленнәрнең берсе булып саналган. “Әтиеңнәр кечкенә чакта, кызым, ипекәйне колмактан пешерә идем. Шулкадәр уңа торган иде. 5-6 зур ипи гөмбә кебек кабарып пешә, учка кыссаң, югала иде. Күгәрмәде дә, бозылмады да. Рәхәтләнеп атна буе ашый торган идек.” Әбиемнең бармаклары кәкрәеп торган куллары ничә мич ипи пешерде икән? Шушы куллар белән никадәрле керләр юылды икән? Шушы куллар юган табак-савыт та тонналаптыр!

Зур йорт җиткереп керү дә – зур тырышлык сорый торган хезмәт. Бабам исән чакта салган йортта яшибез без. Әбиләрем яшәгән чор колхозларның гөрләп торган, кырыс таләпләр хакимлек иткән заманга туры килә. “Совет власте куйган таләп бөтен кешегә дә бертөсле, ничекләр җитешеп эшләдек микән, кызым, үзем дә аптырыйм. Әле бит икешәр гектар чөгендерне кул белән кәтмәнли идек, шул чордагы авыр хезмәт сәламәтлеккә менә хәзер суга торгандыр“, – дип әбием чал чәчләрен ак яулыгы астына кыстыра. 

Әбием бүген дә әле сафта. Кул-аяклары сызласа да, элеккеге чиста Гүзәлия ул. Без җитешми торсак, идәнен дә юып куя, керләрен дә элә, малларын да карый. Җәен күпләп тавык асрый. Без мәктәптән кайтуга пешерелгән милли ризыклары телеңне йотарлык. Көн саен төрләндереп кенә тора. Куе сөтле чәен ясап, безгә табын әзерли, дүрт күз белән без мәктәптән кайтуны көтеп тора. Иң беренче “эштән” кайткан энемне көйли, аннан – мине. Иң соңыннан кайткан әнием өчен дә ризык кайнар килеш тора. Әнием белән, кыз белән әни кебек, серләшеп чәй эчәләр. Безнең гаиләдә олы кешегә каршы дәшү гадәте юк. Сабыр холыклы, каты куллы, аз сүзле әтием барысын да тәртиптә тота. Әнием үзе дә кайнанасын бик хөрмәтләп яши. Безнең гаиләдә тавыш-гаугага урын юк. Әбием һәр эшен “бисмилла” әйтеп башлый, дога укып, матур теләкләр белән безне озатып кала һәм каршы ала.

Әбиемнең гомере заяга узмаган. “Әнием!” дип җан атып торган өч баласы, кияү-киленнәре, “Әбием!” дип өзелеп торган без – оныклары бар аның. Гомер буе үзең матур гаилә булып яшәү, синең нәселне дәвам итүче кыз һәм улларыңның үрнәк гаилә булып яшәве ничек күңелгә рәхәтлек бирмәсен инде! Гомер буе кешеләргә ярдәмчел, юмарт, күрше хакын, туган хакын хаклап яшәүче әбием минем! Исән генә була күр. Сәламәт бул. Безне догаңнан калдырма. Мин сине бик-бик яратам шул.

Лилияна Мөбәрәкова, Әмәкәй төп мәктәбенең  8 сыйныф укучысы.

 Әлеге инша 2 урынны яулады.

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев