Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Нечкәбилләр – Мөслимдә (+фоторепортаж)

Мөслимдә “Нечкәбил - 2023”нең зона туры узды.

Район мәдәният йортында “Ныклы гаилә” Федераль партия проекты  һәм “Татарстан - ныклы гаилә территориясе” республика акциясе кысаларында “Нечкәбил - 2023”  дип аталган Татарстан гаиләләре фестиваленең зона туры узды. Бәйгедә Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнары, Яшел Үзән шәһәреннән конкурсантлар катнашты.
Бәйрәмне ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин фестивальдә катнашучыларны сәламләде, һәр гаиләгә уңышлар теләде. ТР гражданлык хәле актларын теркәү начальнигы  Гөлшат Нигъмәтуллина конкурсның бик кирәк һәм мөһим икәнлегенә басым ясады. 
 ”Нечкәбил” бәйгесе җитәкчесе  Изольда Жуйкова Мөслимдә уздырылучы фестивальгә бик дулкынланып һәм сөенеп килгән иде.
Чара барышында мәхәббәт һәм тугрылык белән яшәүче, балаларга дәрес тәрбия биргән, актив тормыш позициясе алып барган  гаиләләргә - Югары Табын авылында 60 ел бергә гомер итүче  Фәгыймә һәм Әзһәм Садриевларга, Мөслимнән Фәнүсә һәм Илфат Юнысовларга  “Ныклы гаилә” Федераль партия проекты  дипломнары тапшырылды.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев