Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Мөнир – иң оста “автобабай”!

Мөслимдә «Автобабай-2025» бәйгесе узды. Конкурсны Мөслим һәм Сарман районнары буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә районның ДОСААФ җәмгыяте оештырды.

Мөслимдә "Автобабай-2025" бәйгесе узды. Конкурсны Мөслим һәм Сарман районнары буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ белән берлектә районның ДОСААФ җәмгыяте оештырды.

60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында оештырылган бәйгедә өлкәннәр машина йөртү буенча белемнәрен сынады, полигонда машина йөртү осталыкларын күрсәтте.

– Мондый төр конкурс Мөслимдә быел икенче мәртәбә үткәрелә. Бәйгенең максаты – машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен ныгыту, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга җәлеп итү, халыкта юл-транспорт культурасын формалаштыру. Мөслимдә өлкәннәр бик актив, һәр яңалыкны яратып кабул итеп алалар. Быелгы ярыш та шундый фикергә китерде, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Мөнир Ситдыйков, Расих Әхтәмов, Рәис Миңнеханов, Сирена Фәсхиева һәм Рөстәм Кыяметдинов полигонда автомобиль йөртү осталыгында ярыштылар һәм белемнәрен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сынадылар.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искә төшереп торырга кирәк дип уйлыйм, хәзер яңа кагыйдәләрне гамәлгә кертеп кенә торалар бит. Яңалыкларны вакытында үзләштереп бару мөһим. Өлкәннәр генә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл белә һәм яшьләргә карый машинаны остарак йөртә дип әйтүчеләр белән килешмим. Яшь буын да тимер ат белән бик оста идарә итә белә. Машина йөртергә бик яратам, 86 яшьтә булсам да, руль артына утыру белән яшь егеткә әйләнәсең төсле. Гомер дәвамында эшем дә машина белән бәйле булды. Озак еллар колхозда механик, бригадир, агроном, авыл советы рәисе булып эшләдем. Машина йөртү стажым – 60 ел, – диде Түбән Табын авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Расих Әхтәмов.

Өлкәннәр конкурста белемнәрен дә, тәҗрибәләрен дә күрсәттеләр. Бәйгенең икенче этабы ДОСААФның автомобиль йөртү мәйданчыгында узды. Өлкәннәр тизлеккә дүрт төрле маневр ясарга тиеш иде.

– Автомобильнең арты белән параллель парковка ясау, машинаны билгеле бер чиктән чыкмыйча гаражга кертү, билгеле бер мәйданда борылу, эстакадага машинаны туктатып менеп күрсәтү – шушы биремнәрне иң кыска вакыт эчендә башкарып чыгасыма ныклап ышанган идем. Үз-үзеңә ышаныч булу, җиңү теләге дә кайвакыт хәлиткеч роль уйный, – диде бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп очко җыеп беренче урынны яулаган Нарат Асты авылыннан Мөнир Ситдыйков.

Икенче урында – Олы Чакмактан Сирена Фәсхиева. Тойгелде авылыннан Рәис Миннеханов өченче урынны алды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бәйгене оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучылар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде.

– Халыкара өлкәннәр көненә багышлап оештырылган машина йөртү осталыгы конкурсында катнашучыларны “автобабай” яисә “автоәби” дип әйтергә дә уңайсыз. Алар – күзләреннән һәм кулларыннан ут чәчрәтеп торган “шумахерлар”! Үз осталыкларын күрсәтергә килгән райондашларыбызның һәммәсенә беренче урын бирерлек иде! Теоретик белемнәрне тикшерүдә дә контроль вакыт узганчы алар сынауны уңышлы тапшырды. Алга таба да сынатмасыннар! – диде районның ДОСААФ җитәкчесе Айдар Шәймөхәмәтов.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев