Конференция эшендә Күбәк урта мәктәбе укучылары катнашкан
Бәйгеләр

Конференция эшендә Күбәк урта мәктәбе укучылары катнашкан

Казан дәүләт аграр университеты үткәргән фәнни - гамәли конференциядә Күбәк укучылары катнашты.

22 мартта Казан дәүләт аграр университетында "Татарстан фәне һәм яшьләре - киләчәккә адым" дигән фәнни - гамәли конференция узды. Конференция эшендә Күбәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Илназ Кәримов  һәм Фәнил Ханнанов "Авыл - үсеш ноктасы һәм киләчәк территориясе" номинациясендә чыгыш ясадылар. Егетләр икесе дә призлы урыннарга лаек булдылар. Укучыларның җитәкчесе -  Фирая Нурлыгаянова.

Фото - Күбәк урта мәктәбеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев