Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Китап – белем чишмәсе

Китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгебез ахырына якынлаша.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр бара.
Июль аена сораулар һәм биремнәр Ниһаять, сезнең алда – әдәби бәйгенең азаккы сораубиремнәре. Искәртеп үтәбез: июль аенда бәйгедә катнашучы балалар 1-21 июль көннәрендә бары тик укучылар һәм студентлар өчен генә оештырылган әдәби марафонда катнашсалар, аларның биремнәрне үтәп җыйган балларына автомат рәвештә 21 балл өстәләчәк.
Финишка җитүчеләр һәм әдәби бәйгенең абсолют җиңүчесе 11 августта Апаста булачак әдәби Сабантуйга кунак итеп чакырылачак.

1. Татарстан флагының төсләре нәрсәне аңлата?

2. Бу өзекләр кайсы әсәрләрдән? Авторлары кем?

а) Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык.

б) ”Сафура апа өстәлгә каклаган каз турый иде, сүзгә катышмый гына ике егетнең бәхәсен тыңлады. Аңа шатлык та, кайгы да иде бүген. Шатлык – улы университет тәмамлаган. Кайгы – кинәт кенә улы олаеп киткән...”

в) ”Кызык парадокс: мәктәп ябылган, кырларны үлән, агач баскан, халыкка эш юк. Ә йортлар төзелә. Менә монда ялгыз карчык Гайшәбикә әби яши иде”.

3. Үзең өчен кызыклы яки маҗаралы бер вакыйга турында яз.

4. Нинди хәреф җитми?
Табышмакның җавабын яз.
Та...да, ме...дә, я...гырда бар, Ча...гыда бар, тауда юк.
Сәер хәреф, ахырда бар, Уртада бар, башта юк.

5. Башкача ничек әйтеп була? Синонимнарын тап.
Гыйлем, мөгаллим, оялу, мәхәббәт, кыен, шатлык, утырыш, дус, яра, ау.

6. Нинди шифалы үләннәрне беләсең? Аларның рус теленә тәрҗемәләре ничек?

7. Бер сүз белән алыштыр.
Диңгез кәбестәсе, лампа калфагы, уйлап табучы таныклыгы, очлы тау түбәсе, явым-төшем, зур әдәби әсәр, көпшәсыман токмач, ансыз футбол уйналмый, елгада агучы бүрәнә, 3-4 кисәкле музыкаль әсәр

8. Түбәндәге мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне өстә.

... кашык авыз ерта.
Сөйдергән дә, көйдергән дә – ... .
Сабыр төбе – ... алтын.
Тәмәке бетмәс, тартучы ... .
Бер тиенлек куян, ... тиенлек зыян.

9. Хаталарны төзәт.
Яхши, рахмят, дауләт, исәмисис, җихаз, сөлгө, айбят, бәгерем, эйтә, чыгасынмы.

10. Җәяләрне ачып, тыныш билгеләрен куеп яз.
Галим якташыбыз Васыйл Гайфуллинның: ”Зур халыклар үз балаларын өендә(дә), балалар бакчасында(да), мәктәптә(дә), вузда(да) үз телен(дә) тәрбияли”, – дигән фикере белән килешәсеңме?

11. Буш урыннарны тутыр.
Җырчы ... Газиев, шагыйрь ... Урайский, язучы ... Еники, баянчы Кирам ..., биюче ... Нуриев, драматург Туфан ..., артист ...
Харисов, журналист ... Кыямов, шагыйрә ... Шәрифуллина, Харрас ... .

12. Якташ әдипләребезне искә төшер. Нинди әсәрләрен укыдың? Синдә иң яхшы тәэсир тудырганы кайсысы?

13. Элекке буын “Ялкынлан” (“Взвейтесь”) җырын җырлап үсте. Ни кызганыч, хәзер “Син яккан, мин яккан” дип, үткән кызыл галстуклы
балачакны сагынып искә генә алабыз. Бу эшләр хәзер барса да, аның эчтәлеге тараеп, башка төсмер (мәгънә) алды. Сүз нәрсә турында бара?

14. ТНВ каналы аша Зөлфәт Зиннуров һәр якшәмбе көнне алып бара торган тәрбияви тапшыру ничек атала?

15. Россия Президенты Указы нигезендә 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 2022 елда рәсми бәйрәм статусын алды. Шул уңайдан үзегезнең гаилә хакында ни әйтә аласың?

16. Түбәндәге юллардан 7 чәчәк яки гөл исемен табыгыз.
Рочалятампезарочытумамашраннияланбашкадыш

17. Укы һәм куллан. Саннарны сүзләр белән яз.
Бакчачылар укропны 1520 көн саен чәчәргә тәкъдим итә. Кресс-салат та санаулы көннәрдә өлгерә. Шпинат орлыгын 1-2 сәгать суда тотып чәчсәң, 1 атнадан тишелеп чыга. 2 атнадан кулланырга ярый.
Руккола 5-6 көндә тишелә. Җәй уртасында утыртылган петрушка һәм порей суганы сезон ахырына өлгерә. Икенче язда исә алар бик иртә тишеләчәк. Салкынга чыдам борчак, фасоль һ.б. кузаклы культуралар да июльдә утырткан очракта өлгерә ала.

18. С, Н, К хәрефләре сүз башында, сүз уртасында, сүз азагында кергән сүзләр уйлап яз.

19. Бу сүзләрнең татарчасы ничек була (басымның әһәмияте)?
Доро’га, дорога’, гво’здики, гвозди’ки, мо’ю, мою’.
Бәйге тәмам. Туган телебезгә багышлап үткәрелә торган әдәби бәйгеләргә, әдәби марафонга карата сез нинди карашта? Яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә мондый бәйгеләр кирәк дип саныйсызмы? Телебезнең камиллеген саклау өчен нәрсәләр тәкъдим итәр идегез? Фикерләрегезне көтәбез.                                                                                       Реклама 6+

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев