Китап – белем чишмәсе
Китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгебез дәвам итә.
Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр бара. Июнь аена сораулар һәм биремнәр
1. Кайберәүләр: “Татар теле белән кая барып була?” – ди. Туфан Миңнуллин әйтмешли, япон теле белән кая барып була соң?
Телебезгә булган караш җанны телгәли. Сез нинди фикердә?
2. Мин башладым, ахырын сез язып бетерегез: Нарьян..., кәрәзле ..., шәхси ..., Улан..., Бөек Ватан ..., Лаеш ..., урак белән ..., Матбугат ... .
3. Авылыгыз турында ни беләсез?
4. Җитмәгән тыныш билгеләрен куегыз.
Халык сынамышларына караганда дымлы бәрәңге яфракларына көл яки кукуруз оны яисә коры гипс сипсәң колорадо бу “күчтәнәч”не ашап 2-3 көннән үлә. Чәчәк атканчы ике атнага бер аннары һәр атнада кабатлау кирәк. Шулай ук бәрәңге тәмәкене канлы үлән әрем помидор төнәтмәләрен яратмый.
5. “Татмедиа” ярты ел саен вакытлы матбугатка язылучылар арасында бүләкләр уйната. Кайбер газетажурналлар, моңа өстәп, үзләре дә акцияләр игълан итә. Моның өчен үзең теләгән газета-журналга язылырга һәм квитанция копиясен күрсәтелгән адреска онлайн яки хат белән җибәрергә генә кирәк. Райондашларыбыз арасында да телевизор, җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, микродулкынлы мич һ. б. бүләкләр отучылар бар. Тиражны арттыруда өлешебезне кертеп, телебезне саклауга ярдәм итү ни тора! Язылыгыз! Сезне дә бүләкләр көтә! Рухи
азык алу үзе үк иң зур бүләк түгелме? Сез кайсы басмаларга языласыз? Нинди язмалар күңелегезгә хуш килә?
6. “Башваткыч” тапшыруы сезгә ни бирә? Аны кем алып бара? Машина оту мөмкинлеген бирүче мәкальләр кайдан алына?
Исегезгә төшерәбез: ун ел эчендә тапшыруда катнашкан биш кеше җиңел машина отты. Аларның берсе – якташыбыз Ләбиб Лерон.
7. Түбәндә күрсәтелгән әдипләрнең исем фамилияләрен тутырып языгыз.
Абдулла, Зәкия, Роберт, Хөсни, Рәзил, Рабит, Нәбирә, Рөстәм, Айгиз, Кәбиров.
8. Сезгә танышмы бу юллар? а) “Кем күрсә дә шаккатыр, Шаккатыр, тел шартлатыр: – Һәй, таза да соң Тимерша...” б) “Безне куркытып маташа. Синең кебек алдакчыга кем ышансын? Үзең дә, энең дә, әниең дә – алдакчы. Сез – мошенниклар!”
9. Моңлы, мәгънәле җырлары белән күпләр күңеленә хуш килүче яраткан җырчыбыз ... “дус” сүзе урынына “яхшы танышым” диюне урынлырак дип таба.
Кем икән ул?
10. Җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк? Ул телләрне атагыз.
11. Русча да, татарча да чәчәк исемнәрен языгыз.
12. Татар халкы куллана торган нинди уен коралларын беләсез?
13. Антонимнарын табыгыз.
Юаш, борынгы, беренче, әтәч, ялгыш, эшчән, усал, салкын.
14. Кайсы сүз артык? Ни өчен?
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
Алма, карбыз, тәмле, җиләк.
Кыз, укучы, хәйләкәр, утыз.
Каз, җырлый, сыер, кәҗә.
15. Татарстан гимны авторлары кемнәр?
16. Ашарга яраклы нинди гөмбәләрне беләсең? Аларның русчасы ничек була?
17. Сүзләрнең синонимнарын исегезгә төшерегез.
Оялу, шатлык, гыйлем, сунар.
18. Бер сүз белән алыштырыгыз.
Мал азыгы, аны яратучы патриот була, бик шәп аучы, шигырьне истә калдыру, 100 ел, булачак эремчек, Кызыл мәйданлы шәһәр.
19. Табышмакларны чишегез. а) Камырлы да түгел үзе, Ә исеме ябышкан.
Чәнчергә дә күп сорамый, Әгәр бераз ялгышсаң. (Мөҗәһит.) б) Бер өлеше сан белдерә, калганнары йөгерә. в) Дүрт хәрефле сыйфатка “Ч” хәрефе өстәсәң, Әйләнәчәк металлга.
Яхшы уйла – буталма. (Х.Халиков.)
20. 8 яшелчә исемен табып языгыз.
Чөкисубәшалре кагенганр ымрәңкандердисшергебаккас ак.
РИММА АФЗАЛОВА ФОТОСЫ.
Реклама 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев