Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Китап – белем чишмәсе

Китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгебез дәвам итә.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр бара.
Май аена сораулар һәм биремнәр

1. Милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрүне сезгә йөкләсәләр, ничек оештырыр идегез?

2. Җитмәгән хәрефләрне һәм тыныш билгеләрен куеп языгыз.
Халык сынамышларына к...раганда 1 чәй калагы кишер орл...гын ярты стакан кипкән чәй калдыгы белән б...лгатып чәчү кишер сирәкләүдән коткара.

3. Гөберчәк авылына дан җырлаучы кем ул?

4. “Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара”. Туфан Миңнуллинның бу фикере белән килешәсезме?

5. Каен суын ничек җыярга киңәш итәр идегез?
6. Бу өзекләр кайдан алынган?
А) “Татарстанда үсә торган иң тәмле җимеш – карлы миләш. Тәмен бер генә җимеш белән дә чагыштырып булмый.
Миләүшә миләш тәлгәшен иреннәренә тигерде”.
Б) “Рәкыйп көрәшенең хикмәте дә шунда: көндәше аны-моны абайлаганчы, көтелмәгәнчә “һөҗүм итү”. Бил алышырга чыктымы – йөзгә төрләнә.
Уң яктан зашаг ясап, каерып ала, сул яктан килеп керә, яки уртадан суырып ала... Көндәшен тәмам бутап бетерә”.
В) “Сез берәр заман боздан яланаяк атлаганыгыз бармы? Хәтерлисе дә килми коточкыч вакытларны! Аяклар ябыша, ә мин алга барам...”

7. Бер сүз белән әйтегез.
Мисал: белем алу – уку. Таң калу, сабын күбеге очыру, кәкре каенга терәү, тетмәсен тетү, телең йотарлык.

8. Сәламәтлеккә бәйле өч сынамыш языгыз.

9. Табышмакларның җавапларын языгыз.
А) Ике җирдә ике дүрт,
Икесенә бер сигез.
Күпме булыр барысы?
Тизрәк җавап бирегез.
Б) Юк аның яз җитми Йокыдан торганы.
Кирегә укысаң, Ул – болын суганы.
В) Бу сүз ике иҗекле, Синонимы – “ирекле”.
Укысагыз киредән, Антонимы – “черегән”.

10. Ашарга яраклы биш гөмбәне языгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез.

11. Иван Крылов әсәрләрен татарчага кем тәрҗемә иткән?

12. Сез яшәгән урам кем исемен йөртә? Аның турында ниләр беләсез?

13. Җиде “баллы” сүзне табып языгыз.
Пишитуңрогкәрдыркәнкаракомма шокофитмельладпот.

14. Марат исемле баланың әтисе, әнисе, әбисе, бабасы, абыйсы, апасы, сеңелесе бар. Марат аларга кем була? Барысы бергә ничек атала?
15. Парлы сүзләрне парлап языгыз.
Мисал: туган-тумача. Кача, им, әче, уңда, аклы, кош, аш, юк, шак, алыш.

16 . Җ итмәгән исем -фамилияләрне языгыз.
Пугачев, Атилла, Рабит, Шамов, Насыйри, Мостай, Корбан, Исәнбәт, Сәхәбиева, Кәримов.

17. Сүзләрнең синонимнарын табыгыз.
Туган ил, җәрәхәт, олы, яхшы, герой, шаян, чуар, кайнар, биек, чибәр.

18. Хаталарны төзәтегез.
Күп милләтле татарстаныбызда 173 милләт халкы яши.

19. Мәкальләрне дәвам итегез.
Иелгән башны...
Эшләмәсәң эш көне...
Батыр...

20. “Э” хәрефе кергән сүзләрне языгыз. “Китап – белем чишмәсе” бәйгесенең март ае җиңүчесе Айгиз Кашапов булды. Ул Ләйлә Дәүләтованың “Зурлар өчен әкият” китабы белән бүләкләнә. Китапны редакциядән килеп алуыгызны сорыйбыз.
Апрель аенда Асылъяр Хәсәнова җиңү яулады. Асылъярны Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Куаныч” китабы көтә.
Реклама  6+

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама