Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Китап – белем чишмәсе

Китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгебез дәвам итә.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр барачак. 
Апрель аена сораулар 
һәм биремнәр
1. “Боз кузгалу – яшьлегемә кайту” темасына, әти-әни, әби-бабайларның хатирәләрен искә төшереп, фикереңне яз.
2. Игрекның иптәше кем?
3. Бу әкиятләрнең авторын исеңә төшер. 
“Койрыклар”, “Нечкәбил”, “Тукмар һәм Чукмар”, “Сертотмас үрдәк”.
4. Бер сүз белән әйт. Мисал: Күләмле проза әсәре – роман. 
Тоткасыз чәй эчү савыты, бик кыска итәк, нахак сүз, бик явыз идарәче, аны Пифагор исбатлаган, елганың ике ягын тоташтыручы, зур он тартмасы, 100 сантиметр, Казанның баскетбол клубы, бал яратучы җанвар.
5. “Байлык – бер айлык” дисәләр дә... Фикерне дәвам ит.
6. “Тукай исән” шигырен кем язган?
Тукай исән. Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
7. Тукай шигырьләренә язылган нинди җырлар беләсез?
8. Җәяләрне ачып, дөрес итеп языгыз. Шигырьне күңелегезгә сеңдерегез.
Елмаеп(та), сөенеп(тә),
Туган тел(дә) серләшәм.
Бәхетем зур, үз илем(дә)
Мин татарча сөйләшәм.
9. 20 апрель – Россиядә донорлар көне. Кеше гомерен саклаучыларның берсе булган авылдашың яки туганың хакында сөйлә.
10. Җитмәгән сүзләрне өстә. 
Язучы ... Исхакый, журналист ... Кыямов, композитор Исмай ..., артист ... Мәхмүтова, мәгърифәтче ... Насыйри, җырчы Зифа ... .
11. Сүзләрнең синонимнарын тап.
Дөрес, бит, омтылу, чуар, пар, уртак, сизгер, кыю.
12. Бер сүз белән әйт. 
Иң гади җир сөрү коралы, улының яки кызының баласы, ярышларда кузгалып китү сызыгы, сарык баласы, юаш түгел.
13. Табышмакларның җаваплары ничек?
Үзе тешле, ләкин тешләми.
Яз килсә киенә, көз килсә чишенә.
Борынсыз чыпчык боз тишә.
14. Хәрефләрнең урыннарын алыштырып, сүзләр яса. Нинди сүзләр килеп чыкты?
теик, ләки, гнеи, кзекүл, зүс.
15. Соңгы вакытта нинди китап укыдың? Ошадымы? Ни өчен?
16. Парлы сүзләрне язып бетер. Мисал: ут-су.
Китап, алыш, кием, аклы, дус, уй, ашау, ипи, иртә, бару,  ап,төп.
17. Татарчага тәрҗемә ит.
Сова, летучая мышь, жимолость, плов, арбуз.
18. Түбәндәге фразеологизмнарны ничек аңлыйсың?
Тумас борын картаю, шырпы кебек кабынырга тору, чебен борын тыгарлык түгел.
19. Яз көненә бәйле өч сынамыш яз.
20. Укы һәм “кем?” соравына җавап бирүче сүзләрнең асларына сызып, күчереп яз. Татар һәм рус телләрендә сорау бирүдәге аерымлыкны аңлат.
Абый, бәйрәм, апа, чыпчык, сеңелем, итек, малай, рәсем, рәссам, урындык. 
21. Спорт, чәчәк, кошлар, азык-төлек тематикасына караган сүзләр чылбырын яса. Мисал: карлыгач-чана-астра -... .                                                Реклама  6+

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев