Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Китап – белем чишмәсе

Китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгебез дәвам итә.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр бара.
Март аена сораулар һәм биремнәр

1. Чын дуслар күп булмый. Дустың турында яз.

2. Бәеттәге Сокның туганы кем?

3. Җитмәгән сүзләрне өстә.
Урак һәм ..., бодай ..., су буенда ... яна, ... төтен чыкмый.

4. Әнкәй йорты – алтын бишек. Син моны ничек аңлыйсың?
5. Табышмакларның җавабын тап. а) Минем белән һәр нәрсәнең Буен үлчи аласың. “О” өстәсәң, җир астыннан Поезд белән барасың. б) Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. в) Төнлә карасаң – күк тулган, Иртән карасаң – юк булган.

6. Милләтне сәнгатьтән башка танытып булмый. Бу артистлар белән танышмы син?
Илһам ..., Гөлсем ..., Зифа ..., Әлфия ..., ... Ибраһимова, ...
Тимергалиева, Искәндәр ..., ...
Каһиров, Ришат ..., Зөһрә ... .

7. Әдәби марафон турын-
да ни беләсең? 1 апрельдә башланачак чираттагы марафонга кушылсаң, әдәби бәйгедә автомат рәвештә 21 балл алу мөмкинлеге бар! 8. Мин башладым, ахырын син уйлап яз.
Зәмһәрир ..., атом ..., үтә ..., үтәли ..., керсез ... .

9. Җитмәгән сүзләрне өстә. Бу өзекләрнең авторы кем? а) Әйдәле, ...! Өйрән син, Арт аягың берлә тор, Аума, аума! Туп-туры тор, Төз утыр, яхшы утыр. б) Әйт әле, ... , Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек? в) И, ..., эшләгез сез, Иң мөкатдәс нәрсә – эш!
Эш агачы һәрвакытта Бик юмарт китерер җимеш.

10. Түбәндәге диалекталь әйтелештәге сүзләрне әдәби тел нормаларына туры китереп яз.
Калидур, диликтыр, бабайсы, шуңгарга, прансит, минга.

11. Бәләкәй Тукайга яратып ничек дәшкәннәр?

12. Сүзләрне русчага тәрҗемә ит.
Хастаханә, шифаханә, дәваханә.

13. Кушымча һәм кисәкчәләрнең язылышын исеңә төшер. Җәяләрне ачып, дөрес итеп яз.
Ипи басу(да) үсә, аннан амбарга күчә,
Аннары мич(тә) пешә, кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә, безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табын(да), булдырам мин барын(да).

14. Мәкальләрне язып бетер.
Дустың булмаса – эзлә, ... .
Алтыда өйрәнгәнең ... .
Җырның әтисе – моң, ... .

15. Әдәби китап уку сиңа ни бирә?

16. Шигырьне игътибар белән укы, ятласаң, бигрәк тә яхшы булыр. Х, Һ хәрефләрен тиешенчә куеп яз.
Мәр...әмәтле булыйк олыларга, Ми...ербанлы булыйк кечегә.
Я...шы сүзебезне кызганмыйк без Дөньядагы ...әрбер кешегә.

17. Атна исеме белән аталган нинди халык җырын беләсең?

18. Бу фразеологизмнарны ничек аңлыйсың?
Бармагын бармакка сукмый.
Балтасы суга төшкән.
Әзергә бәзер.
Тау чаклы вәгъдә бирү.
Теше сирәк.

19. Түбәндәге иҗекләрдән 8 хайван исемен табып яз.
Көнгесадельрәаюбомайры кзаумылсыэтерфин

20. Хаталарны табып, төзәт.

Ике кеше социаль челтәрдә языша. – Сәләм! Син меңа охшайсың. Әйдә очрашик. – Ок. Сәгате – 1000 сум. – Иаман  улдагы кеше икәнсең бит син! – Юк, ялгышма, татар теленнән репетитор мин.
Кешечә язарга өйрәтәм.
Реклама 6+

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев