Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Китап – белем чишмәсе

Китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгебез дәвам итә.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр барачак.

Февраль аена сораулар һәм биремнәр

1. Әдипләрнең исем-фамилияләрен тутырып яз.

Зыя, Мөҗәһит, Гариф, Садриев, Туфан, Шәмсия, Маликова, Рәхмәт, Илдар, Фәттах.

 2. Әби-бабайлы балачагыңны искә төшереп, хатирәләрең белән уртаклаш. 3. Нинди ике нота файдалы ризык исемен аңлата?

 4. Йосыф Дәүләтшин вәгазеннән алынган өзекне игътибар белән укы,

күңелеңә сеңдер. Җитмәгән тыныш билгеләрен өстәп, күчереп яз.

Кыз бала әтисе йортыннан кияүгә киткәч ул кыз өчен, Аллаһы Тәгаләдән һәм Пәйгамбәрдән (с.г.с.) кала, беренче урында ир хакы. Ир хакы әти-әни хакыннан зуррак. Ир әйткән икән, хатынның: “Юк, әтием болай дип әйтте”, – дияргә хакы юк. Егет өчен үлгәнче әни хакы хатын хакыннан зуррак булып кала. Бу хәзрәтләр уйлап чыгарган кагыйдә түгел, ә Аллаһы Тәгалә билгеләгән кагыйдә. Күрәсез ир ат сәясәтче, акыллы булырга тиеш. Аның бурычы – әти-әнине дә, хатынны да рәнҗетми, җайлый белеп яшәү.

 5. Сүзтезмәләрне бер сүз белән алыштыр.

Мисал: өркәчле хайван – дөя.

Туктап тору, ял көне, дошман гаскәре, таныш түгел, кан тамыры, тәмәкедәге агу, ике катет күршесе, үз әниең түгел.

6. “Адашкан” сүзләрне үз урыннарына куй.

Төшми, агачыннан, ерак, алма.

Ат, абына, аяклы, та, дүрт.

Керә, төшенә, тары, тавык.

7. Син болар белән килешәсеңме?

Ни өчен? “Усак” сүзенең русчасы ничек?

Усак агачының ылыслары яшел төстә була. Ул бакчада үсә.

 8. “Энекәш кирәк миңа” шигыренең авторы кем?

 9. Җиде агай бер тиң, ә исемнәре төрле. Шул исемнәрне яз.

10. Табышмакларның җавапларын тап. а) Көндез йоклый, Төнлә эшли, Үзе күктән Бер дә төшми. б) Ансыз яңгыр явалмый, Алсу таң да аталмый.

Нинди зур хәреф булса да, Сүз башында яталмый. в) Абзары бар, малы юк, баласының саны юк.

 11. “Моабит дәфтәре”нең иясе кем?

12. “Җ” хәрефеннән башланган сүзләр яз.

13. Г. Тукай иҗат иткән өч әкият исемен яз.

14. Икмәк өчен көрәштә нинди авыл хуҗалыгы машиналары эшкә җигелә? 15. Мәкаль һәм мәкаләнең аермасы нәрсәдә?

16. Бу сүзләрнең русчасы ничек?

Аерма, тигез, тигезлек, тигезләмә, чагыштыру, күләм, түгәрәк, әйләнә, кисемтә, кимү.

17. Кайсы сүз артык һәм ни өчен?

Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

18. Парлы сүзләрне язып бетер.

Ата-ана, бала, аш, савыт, кош, әйләнә, чыр, ялт, чиле, тора.

19. Син кайдан кайтасың?

Мисал: Мин Казаннан кайтам.

Мин Уфа..., Саратов..., урман..., кино..., Мамадыш..., Әлмәт..., эш... кайтам.

20. Хәзерге вакытта балалар өчен иҗат итүче нинди язучыларны беләсез?

Реклама +

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев