Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Китап – белем чишмәсе

Китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгебез дәвам итә.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр барачак.
Гыйнвар аена сораулар һәм биремнәр
1. Елның иң кыска аен ата, ул ай белән бәйле нинди сынамышлар беләсең?
2. Мәкальләрне ахырынача дәвам итеп яз.
Бер яхшы сүз ...
Акылың юлбашчы булсын, ...
Өч тиен чыгармыйча ...
Халык әйтсә – ...
Тел белмәгән ...
3. Текстны эчтәлегенә игътибар биреп укы. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны яз.
Гүзәл Мөслимебез... балалар да, өлкәннәр  дә ял ит... алсын өчен ясалган уен мәйданчыклар..., велосипед  юллар..., җәен гөл-чәчәкләр белән бизәлгән ял зоналар...– барысы да халык өчен уңайлы булсын дип эшләнгән. Булганның кадерен бел... генә кирәк.
4. Сезгә танышмы бу юллар? Авторы кем?
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшеңә,
Зәңгәр таңлы, биек, аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
5. 15 агач исемен яз һәм аларны рус теленә тәрҗемә ит.
6. Бу сүзләрнең татарчасы ничек була: жимолость, памятник, сейчас, привет, солома, своевременная заработная плата.
7. Хаталарны төзәтеп яз.
Хәтер яхшы саклансын өчөн көн саен бер строфа булса да шигырь ятларга кирәк.
8. Кайсы сүз артык һәм ни өчен?
Кызыл, асыл, кыска, томан, тәбәнәк, батыр, иртәнге
9. Белдерү: “Бала караучы кирәк. Бала тыныч, компьютерга ияләштерелгән”. Белдерүгә карата фикереңне яз.
10. Табышмакларның җавапларын яз.
Җанлы җансызны кыйный, җансыз кычкырып елый.
Кем салдыра, шул елый.
Ләйсән исемле дә була,
Кояшлы да була ул.
Шәһәргә әлләни түгел,
Аны ярата авыл. (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
11. Кәҗә белән кем дус?
12. Алфавит тәртибендә җиләк- җимеш, яшелчә, агач, үсемлек, хайван исемнәрен кулланып, сүзләр чылбыры төзе.
Үрнәк: А – алма, б – ..., в – ...
13. Соңгы укыган китабың турында яз.
14. Тән ярасы төзәлә, сүз ярасы төзәлми. Бу мәкальне ничек аңлыйсың?
15. Сүзләрнең капма-каршысын (антонимнарын) тап.
 Уңган, тырыш, әтәч, салкын, югары, алу.
16. Иң якын кешеңә әйтердәй нинди ягымлы сүзләр беләсең?
17. 16 ел гомерен лагерьларда үткәргән күренекле язучы кем ул?
18. Түбәндә күрсәтелгән әдипләрнең исем-фамилияләрен тутырып яз
Абдулла, Зәкия, Роберт, Хөсни, Рабит, Фоат, Рәзил, Нәбирә
19. Җитмәгән сүзләрне өстә. Аны кем язган?
... кушак билеңдә,
Көмеш  ... кулыңда.
Зифа буйлы бер ...
Үсеп утыра юлыңда.
20. Күп энәле, сукыр күзле агач исеме ничек? И.И.Шишкин аны кайсы картиналарында сурәтли?  

Реклама 6+

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев