Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Китап - белем чишмәсе

“Авыл утлары” газетасы китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә әдәби бәйге игълан итә.

Бәйгенең максаты: укучыларда туган телгә кызыксыну уяту, иҗади сәләтне үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, нәфис әдәбият аша халкыбызның бай рухи мирасын барларга тарту, грамоталылыкны, язма һәм телдән сөйләм телен үстерү, татар теленең дәрәҗәсен киңәйтү, туган телебезне саклауда, рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда өлеш кертергә мөмкинлек бирү.
Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 2-11 сыйныфларда укучы һәркем катнаша ала. Өлкәннәр дә бәйгедә үз көчен сынап карый ала.
Бәйгенең шартлары: биремнәрне үтәп, һәр яңа айның 1сенә кадәр редакциягә җибәрергә кирәк. Ай саен җиңүчеләр ачыкланып, аларга үз яшьләренә туры килгән китап бүләк ителәчәк.
Искәрмә. 1-21 октябрь, 1-21 гыйнвар, 1-21 апрель, 1-21 июльдә үткәреләчәк әдәби марафонда катнашып, финалга чыгучыларга автомат рәвештә 21 балл өстәләчәк.
Август башында һәр айның җиңүчесе (унбер бала) бәйрәмгә чакырылачак. Алар арасында үткәреләчәк бәйгедә абсолют җиңүче ачыкланачак. Җиңүчене III Бөтендөнья әдәби сабан туенда катнашу мөмкинлеге һәм бүләкләр көтә.

Җавапларны редакциягә түбәндәге адрес буенча хат белән юлларга мөмкин:

423970, Мөслим авылы, Пушкин урамы, 43 йорт, яки muslimau@rambler.ru электрон адресына җибәргә була.

Башлыйбыз! 
Сентябрь аена сораулар һәм биремнәр

1. Табышмакларның җавабын яз:
а) Теле юк, үзе аңлата.
б) Бер байлык бар – янмый, карак та урлый алмый, төшеп тә калмый.
в) Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый.

2. Җитмәгән хәрефләрне куеп яз:
а) Дога б...лмим дисең нигә?
б) Яхш...лык – үзе дога!
в) Бар кеше изг...лек кылса, 
Яктырыр иде дөн...я!

3. Мәкальне дәвам ит:
а) Бит күрке – күз, ...
б) Аз сөйлә – ...
в) Яхшы сүз – җанга дару, ...

4. Исемең матур, кемнәр куйган
Үз исемең турында ниләр беләсең, шул хакта яз.
5. Шүрәленең “әтисе” кем?

6. Кем тапкыррак?
Бер үк хәрефтән башланган сүзләр белән хикәя төзеп яз.

7. Антонимнарын тап:
Көн 
Югары
Уңда                                                                  
Бару
Озын 
Иртән

8. “Оча торган татар кешесе” дип даны таралган легендар биюче кем ул?

9. Татарстанда чыгучы 5 популяр татарча журнал исемен яз.

10. Бу юллар кайдан? Шигырьнең исемен, авторын әйт
“Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән”.

11. Әкиятне таны
“Күп юл уздык, туган илдән ерак киттек, 
Бара-бара инде тәмам арып беттек.
Алҗыдылар инде безнең аяклар да, 
Тузып бетте инде безнең таяклар да”.
12. Хаталарны төзәт:
“Җилфер-җилфер итә бойрагыбыз,
Ниләр сөйли сон ул җилләргә?
Көрәшүче татар халкынан ул
Сәләм әйтә азат илләргә”.

13. Көзнең берничә аяз көне ничек атала?

14. Иясен тап:
Алтын тарак

15. Телевизор аша нинди татарча тапшырулар карыйсың?

16. Туган илен яраткан кеше кем була?

17. Татар шагыйрьләрен аерып языгыз:
Мәдинә Маликова                                                            
Бари Рәхмәт
Илдар Юзеев
Нурихан Фәттах

18. Логарифмны чишегез:
“Бөтен” килеш ул кар туздыра, арттан бер хәрефен алсаң, агач өйнең кысасы була, әгәр тагын 1 хәрефен арттан алсаң, кеше әйберенә тия торган кеше була. Тагын берсен кыскартсаң, пар сүзенең синонимы була. Ул нинди сүз?

19. Кайсы сүз артык?
Каз, аю, үрдәк, әтәч.
Күзлек, баш, авыз, кул.
Сөт, май, ипи, сабын.

20. Буталган хәрефләрне урынына куеп, сүзләр төзе:
Ниә, йбаба, йлмаа, тәи, зык
Реклама 6+

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев