Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Катнашабызмы?

“Күрше” фестивале кышкы сезонга старт бирде

“Күрше” фестивале игелекле күршелекне үстерүгә юнәлтелгән. Проект “Безнең ишегалды” программасының дәвам булып тора. Фестиваль күпфатирлы йортлар ишегалдында һәм иҗтимагый киңлекләрдә чаралар үткәрү буенча халык инициативаларына теләктәшлек күрсәтә һәм ярдәм итә. Максат – халыкны уртак эшчәнлек алып барырга җәлеп итү.

Быел җәй без бу эшне гамәлдә күреп бәяли алдык. “Күрше” фестивале кысаларында районыбыздагы күпфатирлы йортлар ишегалдында һәм парк-скверларда кызыклы чаралар: концерт-спектакльләр, осталык дәресләре үтте. “Татарстанда җәй” акциясе кысаларында республикабызның иҗтимагый киңлекләрендә 3500 чара оештырылган. “Күрше” фестивале кысаларында 300ләп чара узган һәм анда 80 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Алар арасында күңел ачу чаралары да, патриотик вакыйгалар да, тематик кичәләр дә бар. Җәйге чараларның зур кызыксыну уятуын, нәтиҗәлелеген күреп, республикада “Күрше” фестиваленең кышкы сезонына старт бирелде.

– Яңа ел – гаилә бәйрәме. Өйләребезне бизәп, ишегалларында бәйрәмнәр үткәреп, без бәйрәм кәефен башкалар белән дә бүлешәбез, төрле чараларда бер-беребез белән танышабыз. Ишегаллары, парк-скверлар халык белән тулы булганда, кешеләр хис-кичерешләре, игелекле гамәлләре белән бүлешкәндә генә инфраструктура җанлы була, – диде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистлар өчен узган брифингта.

Фестивальдә катнашып, муниципаль оешмалар 1 млн сумга кадәр грантка дәгъва итә ала. Юридик затлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар – 900 мең, үзмәшгульләр 500 мең сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин. Заявка нигезендә кимендә өч чара үткәрергә кирәк.

“Күрше” фестивален оештыручылар “Шәһри Чаллы” газетасы оештырган “пятачок”ларны иң масштаблы чара дип билгеләп үтте. “Пятачок”ларның һәркайсы 6 меңләп кешене үзенә җыйган!

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев