Гүзәлия – җиңүче!
Мөслимдә быел 16нчы мәртәбә “Автоледи” конкурсы узды
Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлеге белән ДОСААФ оешмасы үткәрде.
Сер түгел, машина йөртүче хатын-кызлар саны арта бара. Бәйсезлек яратучы, мөстәкыйльлеккә омтылучы туташлар һәм ханымнар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен компьютер артында сынап карады.
– Машина йөртергә шундый яратам: беркемгә ялынырга кирәкми, теләгән җиреңә барасың. Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашсам да, бик ошады: үзенә күрә сынау, белемне, берничә ел элек тапшырган имтиханнарны искә төшерү дә. Машина йөртү хокукын һөнәри училищеда укып алдым. Безне Илгиз Җиһангиров, мәрхүм Илдар Габдрахманов укытты. Теория дә, практик дәресләр дә бүгенгедәй хәтердә, – ди Лилия Әхмәдиева.
Имтиханнарны хатасыз бирүчеләр булмаса да, конкурста катнашучылар моңа әллә ни көенмәде. Иң мөһиме – җиңү түгел, катнашу бит!
– Мондый бәйгеләрне көтеп алам, бик күңелле үтә. Кызлар үзләренә яңа дуслар таба, белемнәре белән мактана. Гүзәл затларга алга таба да уңышлар насыйп булсын, имин юллар телим! – ди ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Айдар Шәймөхәмәтов.
Икенче этап – машина йөртү осталыгын сынау ДОССАФ полигонында дәвам итте. Руль артында кызлар үзләрен бик иркен тотты.
– Машина белән идарә итү өчен тимер атны тоя белергә кирәк. Руль артындагы һәркем игътибарлы булсын иде, – ди бәйгедә катнашкан Наилә Хәйбрахманова.
Күпчелек ир-атлар рульдә хатын-кыз күреп елмайса да, гүзәл затлар яулый алмаган биеклекләр юк. Конкурста беренче урынны Мөслимнән Гүзәлия Әхмәтова алды. Җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев