Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Дәү әбиемнең яшьле яшьлеге

15-25 сентябрь көннәрендә “Сезнең гомер зая узмаган” дип исемләнгән районкүләм бәйге үткәрелде

1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне уңаеннан 15-25 сентябрь көннәрендә район башлыгы тәкъдиме, район ветераннар Советы һәм мәгариф идарәсе

хуплавы белән “Сезнең гомер зая узмаган” дип исемләнгән районкүләм бәйге үткәрелде. Әлеге бәйгедә 15 мәктәптән 77 укучы үз иншалары белән катнашты. Җиңүчеләренең якыннары турындагы язмаларын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Дәү әбиемнең яшьле яшьлеге

1941-1945 еллар... Күпме кешеләрнең язмышларына үзенең тирән эзен калдырган еллар алар... Кемнәрнеңдер газиз балалары, әтиләре, сөйгән ярлары, тормыш иптәшләре илебезне дошман кулыннан сакларга фронтка китә. Иген-кырлар, завод-фабрикалар, хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә кала.

1927нче елның 13 августында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән дәү әбием Филипова Зинаида Максим кызына сугыш башланганда 13 яшь була. Әтисен – колхоз председателе булып эшләгән Максим бабамны – сугыш башланганчы ук инде ялган донос белән төрмәгә утырталар. Шул китүдән ул инде исән кайтмый. Ир-атсыз тормыш шул көннәрдән үк башлана да инде алар гаиләсендә.

Бар халык алны-ялны белми фронт өчен эшли. 14 яше тулу белән, әле буыннары да ныгымаган, туган авылыннан ары дөнья күрмәгән әбиемне Казан шәһәренә хәрби заводка эшкә алып китәләр.

– Эш шулкадәр авыр иде, – дип сөйли иде әбием. – Өстебездә юньле кием юк, көненә 150 грамм ипи бирәләр. Шул ипине көнозынына сузарга кирәк. Ашамагач, эшләргә хәл юк, суык үзәккә үтә.

Бер ел шушы шартларда эшләгәч, әбием түзми шул. Бергә эшләгән иптәш кызы белән (исеме һәм кайдан булуы хәтеремдә калмаган минем) заводтан качалар. Чатнама суык кыш көне була ул.

– Юлга акча юк. Поезд вагонына ябыша-ябыша, ничек кирәк алай Бөгелмә вокзалына кайтып төштек. Аннан ары җәяүләп атларга кирәк иде. Атлый торгач, караңгы төште. Ниндидер бер авыл читендәге өйнең ишеген шакыдык. Безгә ишек ачкан марҗа хатыны, безне баштанаяк күздән кичерде дә: “Сез бетле, әнә шунда ятыгыз”, ¬– дип, ишек катына телогрейка атты. Без аңа да бик куандык. Иртә белән тагын юлга кузгалдык.

Күпме вакыт кайткандыр әбием, кайтып җитә ул авылына. Тик кышкы салкында юка киемнәрдән салкын вагон тимерләренә ябышып кайту эзсез генә узмый. Әбием каты авырып урын өстенә кала.

– Кул һәм аяклардагы тырнакларым өшеп өзелеп төштеләр. Бизгәк чире башланды. Аякларымда үлекле шешләр тишелеп ага башлады. Температурам югары, көч-хәл белән ятам, – дип күз яшьләрен сөртеп сөйли иде ул.

Бу язманы укыган кешеләр бәлки дәү әбиемне гаепләргә дә теләр. “Бөтен кеше түзгән ул елларны!” – дияр. Әлеге качып кайту әбием өчен ансат кына узып китмәгән. Аны дезертирлыкта гаепләп, 2-3 көн саен милиция хезмәткәрләре килә. Сорау алалар, хәле яхшырса, төрмәгә алып китәсе булалар. Хәле көннән-көн начарая барган әбиемне кызганып, чираттагы килүләрендә милиция хезмәткәрләрен күрше әбисе борып җибәрә: “Хәле бик авыр, бүген-иртәгә үлем көтеп ята, интектермәгез аны,” – ди. Гомере буе Зина әбием күрше әбисенә рәхмәт укыды.

Яшь организм авыруын җиңеп, әбием аякка баса. Ул гомере буе колхозда сыер сауган, ферма мөдире булып эшләгән, каравылда да торган. Лаеклы ялга чыккач та, әбием әле эшен ташламаган. Тагын ун ел чамасы заправщица булып эшли ул.

Әбием ялгызы гына бер ул, бер кыз үстергән. 5 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Шулкадәр авырлыклар, авырулар кичергән әбием 94 яше тулар алдыннан безнең арабыздан китте...

Безнең буын балаларының матур балачагы төшләренә дә кермәгән аларның. Түзгәннәр, бирешмәгәннәр. Әбием язмышы ул бер мисал гына. Андый язмышлар илебез тарихында ай-һай бихисап шул! Ә бу язма-истәлегем дәү әбиемнең рухына дога булып ирешсен!

Алия Филипова, Яңа Усы төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы,

Әлеге инша 3 урынга лаек булды.

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев