Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Безнең әле алтын чак» фестивале үтте (+фоторепортаж)

Район мәдәният йортында район ветераннар Советы башлангычы белән «Безнең әле алтын чак» фестивале уздырылды.

Республика ветераннар Советы тарафыннан тәкъдим ителгән "Безнең әле алтын чак"  "Балкыш" фестиваленең район конкурсының йомгаклау туры уздырылды. Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулуга багышланган үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның чыгышлары кичке уен форматында оештырылып, өлкән яшьтәгеләр капка төбендә биеп, җырлап, уйнап-көлеп күңел ачтылар. Авыл клублары, мәдәният йортлары бик күп ветеранны берләштергән ансамбльләр, ялгыз башкаручылар чыгышлары әзерләгәннәр. Чыгыш ясаучылар зәвыклы сәхнә киемнәреннән, зур әзерлек, бай репертуар белән килгәннәр. 130га якын ветеран тамашачыларга биш дистә номер тәкъдим итте. 

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев