Интернет-марафоннар татар халкын берләштерә
Мәктәп һәм югары уку йорты биргән база белеме белән генә ерак китеп булмый. Бу тормышның бөтен өлкәләренә дә кагыла. Белем-күнекмәләр арттыруда интернет – алыштыргысыз ярдәмче. Интернет-марафоннар исә – аның иң таралган формасы.
#ӘдәбиМарафон
Татнетны үстерү фонды оештыра торган “Әдәби марафон”да райондашларыбыз елдан-ел күбрәк катнаша. Кайчандыр Мөслим районын 5-6 кеше тәкъдим итсә, 1 апрельдән башланган XXXI марафонда 21 көн дәвамында 103 кеше татар телендә китап укый. Мөслим районы – иң актив китап укучы районнарның берсе. Гыйнвар марафонында безнең район республикада икенче урынга чыкты. Марафончыларны бер йодрыкка Роза Маракина туплап тора. Быел аның командасына Менделеевск, Яр Чаллы, Чүпрәледән дә китап укучылар кушылды. Иң яшь китап укучы – 11 яшьлек Рүзәл Шәрифуллин. Иң өлкән яшьтәге райондашыбыз Әлфия Ибраһимовага – 72 яшь. Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Рәмилә Дәүләтова 71 яшьтә дә һәр көнне матур өзекләр куеп баралар. Роза Маракина ноябрь аенда “Көмеш әйдаман” статусына ия булды.
Мәктәпләрдә дәресләр саны кимү класстан тыш укуны юкка чыгармый, билгеләнгән яшьтәге китапларны укыту көйләнсә, балаларның сүз байлыгы да артыр, грамоталылык та яхшы якка үзгәрер иде дип саный “стажлы” марафончы Рәмилә Дәүләтова.
– Кечерәк чакта 4 оныгым да катнашты. Укыган һәр әсәрне түгел, ә кешегә файда бирерлек мәгълүматы булган өзекләрне биреп барырга тырышам. Марафон аша чит регионнарда тел, милләт өчен янып яшәүче яңа дуслар таптым, язучылар белән аралашам. Арча, Саба, Апаста үткән марафончылар сабан туенда катнашып, Татарстанның моңарчы күрмәгән якларын күреп кайттык, – ди ул.
Ташлыяр авылы кызы Зилия Рәхимова инде 40 ел Мәскәүдә яши, аңа 62 яшь. “Әдәби марафон”да беренче тапкыр катнашуы.
– Еракта яшәсәк тә, һәрвакыт кызыксынып, якташларның уңышларына сөенеп яшим. Ирем белән ике кыз үстердек, 4 оныгыбыз бар, алар да бик яраталар Ташлыярыбызны. Бу марафонда катнашып, туган якка кайтып, рәхәтләнеп чиста татар телендә сөйләшеп, бер күрешеп килгән кебек хис итәм үземне. Мөслимнең марафончы кызларына бик зур рәхмәт, төркемдә матур итеп эш алып баралар. Үземне шушы бергәлек әгъзасы итеп тою да зур көч бирә, – дип язды ул.
Әмәкәй авылыннан Виктория Газтдинова – чагыштырмача “яшь” марафончы.
– Бу чара китап укырга яратмаганнарны яраттырырга мөмкин, дип уйлыйм. Укучыларны катнаштырырга кирәк. Мин үземнең 50гә җитеп килүче улларымны, читтә яшәгән оныкларны да катнаштырдым. Оныкларга матур рәсемле китапларны алдан сатып алып куям. Л.Гыймаева, Р.Шәрипова кебек авторларның рәсемле китапларын табып куйдым. Балаларга рәсемнәрен карый-карый укытам, аннан шуларны үзем язам (“ВКонтакте”да 14 яшькә җитмәгән балаларга сәхифә ачарга ярамый). Бу чара – интернет кулланучыларны татарча әсәрләр белән таныштыруның иң матур үрнәге. Минем монда катнашуым – шушы олы эшкә үземнән өлеш кертү, дип уйлыйм. Бүген мәктәптә укытсам, әти-әниләр бергәләп эшләп, укучыларымны да катнаштырыр идем марафонда, – ди Виктория апа.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 18 апрель саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев