Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйгеләр

Балыкчылар бәйрәме

Мөслимдә традицион “Алтын балык” фестивале узды

Бәйге быел сигезенче мәртәбә үтте. Мөслим, Сарман, Азнакай районнарынан, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән һәвәскәр балыкчылар Мөслим күпере янында балык тотты.

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Ул балыкчыларга уңышлар теләде.

– Балыкчыларның иң яраткан бәйгесе бу. Бик матур чара! Һәрвакыттагыча җанлы, күңелле узды. Катнашучылар саны да сизелерлек арткан. Бәйге кайчан булыр икән дип, социаль челтәрләрне күзәтеп тордым. Балыкчылар белән рәхәтләнеп аралыштык! Эш белән мәшгуль булып, балыкка йөрү бик эләкмәде. Лаеклы ялга чыккач, рәхәтләнеп йөрибез менә! Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын! Җәй көне үткәрелүче Кукин фестиваленә дә килергә планлаштырам, – ди Җәлил бистәсеннән килгән Әбүзәр Минһаҗев.

Балык тоту өчен төгәл бер сәгать вакыт бирелде.

– Алдагы көннәрдә, үч иткәндәй, көннәр бозылып, буранлап торды. Аннары салкынайтып җибәрде. Күпләр, ярыш буламы дип, хәбәргә дә чыкты. Аллаһ бар бит ул! Көне шулкадәр матур туры килде!

 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев