Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйгеләр

Балалар – иминлек сагында

Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте.

Яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Имин көпчәк” республика бәйгесе ел саен үткәрелә. 23 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә конкурсның муниципаль этабы узды.

– Бәйге балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. Шунысы куанычлы: конкурста катнашучы командалар саны елдан-ел күбәя. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл картасын, тормыш иминлеге нигезләрен белүдә, велосипедта фигуралы йөрүдә, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә һәм иҗади бәйгеләрдә белемнәрен сынап, осталыкларын күрсәтеп кенә калмый, яңа белем-күнекмәләр дә туплый, – диде “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Быел “Имин көпчәк” бәйгесендә районыбыз мәктәпләреннән ун команда көч сынашты. Алар велосипедта фигуралы йөрүдә, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә ярышты.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән белеп үсү мөһим. Укучыларның бу юнәлештә белемле булуларын раслаучы конкурслар алар өчен тормыш дәресе булып тора, тәҗрибә бирә. Юлларда иминлек һәркем өчен мөһим! Моны җәяүлеләр дә, шоферлар да онытмасын иде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото - Алсу Ситдыйкованың шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 30 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев