Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Бәйге дәвам итә

“Авыл утлары” газетасы китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә “Китап – белем чишмәсе” исемле әдәби бәйге игълан иткән иде.


Сентябрь аеның җиңүчесе дип Баланлы авылында яшәүче Илүсә Исламова табылды. Җиңүчегә бүләк итеп Гөлсинә Галимуллинаның “Алтын ачкыч” исемле китабы тапшырылды. Бәйге дәвам итә. Газетабызның 12 октябрь санында (6 биттә) октябрь ае өчен биремнәр басылды.
Исегезгә төшерәбез: бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 2-11 сыйныфларда укучы һәркем катнаша ала. Өлкәннәр дә бәйгедә үз көчен сынап карый ала.
Бәйгенең шартлары: биремнәрне үтәп, һәр яңа айның бересенә кадәр редакциягә җибәрергә кирәк. Ай саен җиңүчеләр ачыкланып, аларга үз яшьләренә туры килгән китап бүләк ителәчәк.
Искәрмә. 1-21 октябрь, 1-21 гыйнвар, 1-21 апрель, 1-21 июльдә үткәреләчәк әдәби марафонда катнашып, финалга чыгучыларга автомат рәвештә 21 балл өстәләчәк.
Киләсе елның август башында һәр айның җиңүчесе бәйрәмгә чакырылачак. Алар арасында үткәреләчәк бәйгедә абсолют җиңүче ачыкланачак. Җиңүчене III Бөтендөнья әдәби сабан туенда катнашу мөмкинлеге һәм бүләкләр көтә.

Реклама 6+

Фотода - Рәмилә Дәүләтова һәм Илүсә Исламова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев