Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Әниемә бүләк” рәсемнәр бәйгесенең нәтиҗәләре

Мөслим-информ Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әниемә бүләк” рәсемнәр бәйгесе игълан итте.

Бәйгегә әниләрнең портретын ясап җибәрергә кирәк иде. Конкурска 42 эш килде. Бәйгегә райондашларыбыздан тыш, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, Актаныш районыннан да рәсемнәр килде. Электрон тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп тавышны Мөслимнән Айсылу Касыймова (1330) җыйды. Айсылудан азга гына калышып, Сәфинә Рәхимуллина 1308 тавышка ия булды. Жюри ике баланы да җиңүче дип билгеләде. Бәйге җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 

Бәйгене оештыручыларның яшерен тавыш бирүе нәтиҗәсендә Сөмбел Мәҗитова да истәлекле бүләккә лаек булды. Бәйгенең иң яшь конкурсанты – 5 яшьлек Мәликә Казанбаеваны, иң өлкән катнашучы Гөлнара Вәлиеваны һәм Дусайдан Рәилә Зиязованы да редакциядән истәлекле бүләкләр көтә. Бәйге җиңүчеләренә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләрне бүген 16.00 сәгатькә кадәр яки эш көннәрендә килеп алырга мөмкин. Һәр катнашучының электрон диплом алу мөмкинлеге бар. Моның өчен редакциягә электрон почта адресын юллавыгыз кирәк.

Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев