Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйгеләр

21 декабрьдән ТРда муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында Республика конкурсы башланган иде

Конкурсны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе оештыра

21 декабрьдән Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә Республика конкурсы башланган иде. Конкурсны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе оештыра.

"Быел Мөслим муниципаль районы да нигезләмә буенча катнашу өчен конкурс комиссиясенә Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Илшат Ибраһимов, Эльмира Галиева һәм Гөлназ Талипованың «Мизгел» яшьләр үзәге янындагы бизәлгән Яңа ел территориясе макетын тәкъдим итте.Конкурс эшләрен түбәндәге критерийлар буенча бәяләячәкләр: сәнгатьчә бизәлеш дәрәҗәсе, яктылык белән бизәү, янәшәдәге территорияне бизәү (боз шәһәрчекләре, кар фигуралары, таулар), бизәлешнең оригинальлеге, инновацион якын килү, үткәрелгән бәйрәм чараларының саны, шул исәптән иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланганнары һәм гомуми тәэсирләр", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.Конкурска йомгак 2025 елның 3 февралендә ясалачак.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев