Конкурс

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк! бәйгесенә өченче язма килде

Аны Чулпан Минһаҗетдинова җибәргән

Әниләрдән тормыш башлана

Минем әнием, Якупова Әлфинур Фазлыйәхмәт кызы, матур табигатьле Мөслим районының Игенче авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Бала чагында дуслары белән җиләк җыярга йөри, чишмә тауларында ял итә, болында төрле күмәк уеннар уйный, кышларын чана шуа.                                       

Тойгелде тугызъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Мәлләтамак урта мәктәбендә дәвам итә. Уку вакытларын ул бик җылы хатирәләр белән искә ала: "Юл чиста, коры булган вакытларда велосипед белән йөрдек, ә кышларын интернатта тордык, өйгә ялларда гына кайттык, бергәләшеп укуы бик күңелле иде".

Мәктәпне тәмамлагач, туган авылы фермасында берара эшләп ала. Аннары дус кызы белән Казан каласына юл тоталар. Анда килеп урнашкач, ипи пешерү заводына эшкә керәләр. Ләкин бераздан дус кызына ниндидер сәбәпләр аркасында авылга кайтып китәргә туры килә. Әлбәттә, әниебезнең зур шәһәрдә берүзе каласы килми, ул да туган якларына юл тота. Шулай итеп, әниемнең пешекче булу турындагы хыялы чынга ашмый кала.

1977 нче елның 15 нче июнендә әтиебез Райхан белән кавышып гаилә корып җибәрә. Шул рәвешчә, Баланлы авылында аның өр-яңа тормыш юлы башлана.

Әниебез катлаулы хезмәт юлы үтә: баштарак колхозның төрле эшендә йөрсә, аннары фермага сыер саварга эшкә керә. Ул – бик сабыр, тырыш һәм зарланырга яратмый торган кеше. Бураны, кары-яңгыры дип тормады, көненә икешәр, кайчак өчәр тапкыр сыер саварга менде. Фермага менү юлы да тау аша уза бит. Аякларың гына чыдасын. Әни малкайларга һәрчак ягымлы итеп эндәште. Намуслы хезмәте өчен рәхмәт хатларына лаек булды.

Хатын-кызның эше тавык чүпләп бетермәслек. Тәүлек буена нәрсә генә эшләми ул! Бигрәк тә авыл хатын-кызы үзенең көнен беренче әтәчләр белән башлый. Фермадан кайткач, мәңге бетмәс кебек тоелган эшләр – мал карау, 3 сыер саву, сарык-бозауларны ашату, кыш көне туганнарын өйгә алып кереп тәрбияләү, колхоз-совхоз чөгендере, зур бакча бәрәңге һ.б. Болары, әлбәттә, тормыш таләпләре. Эшләргә, яшәргә, балаларны үстерергә... Ә менә шушы кайнап торган яшәештә үзеңә ял бирүче шөгыль дә таба белергә кирәк.

Әниләрнең күңелле итеп кич утыруларын хәтерлим. Кышкы озын кичләрдә күпме җылы оекбаш, бияләй бәйләнде.

– Арыдык инде, иртә торасы бар, – дисәләр дә, кулларына күз иярми иде. Аларның күңел җылысын биреп бәйләгән оекбашлары безне элеккеге кышларның зәмһәрир салкыннарыннан саклады. Ә мин әниләрнең тыныч кына сөйләшкәннәрен тыңлап "тормыш дәресләре" алдым. Әни яшьрәк чагында чигү белән дә мавыгып алды. Ниләр генә чикми иде ул.

Гомер-гомергә безнең өстәлдән кайнар аш, камыр ризыгы өзелмәде. Әни пешергән икмәкнең исе урамга кадәр тарала иде. Хәзер дә ул пешеренеп тора. Кайчан килсәк тә, безне шатланып каршы ала. Өстәлендә һәрчак сый-нигъмәт. Ул кайнар шулпалы бәлешләре дисеңме, кетердәп торган өчпочмаклары, балан пироглары, кызарып пешкән коймаклары һәм башка ризыклары телне йотмалы тәмле була.

Әниебез заманында чәкчәк остасы иде. Һәр бәйрәмгә пешерде. Заказлар да алды. Аяклары авырткач, хәзер андый эшкә алынмый.

Әниебез туган җанлы, киң күңелле кеше. Өенә кем генә килеп кермәсен, якты йөз, тәмле сүз белән каршы ала. Күршеләре, авылдашлары белән дә бик тату яши. Өмәгә чакырсалар, ярдәм сорасалар, һәрвакыт килеп җитә.

Өмә дигәннән... Ул элеккеге каз-үрдәк өмәләре бигрәк тә күңелле булды. Әниебез каз мамыгыннан күпләп мендәр ясап безгә җибәрде. Үстергән кош-кортларын күчтәнәчкә таратыр иде.

Хәзер инде каз-үрдәк асрамаса да, күпләп тавыгын ала. Җәй көннәрендә шулар белән мәш килә. Бакчада казына, кыяр-помидор, кишер-чөгендерен, матур чәчәкләрен үстерә, җиләк җыярга йөри, күп итеп компот-салатын яба. "Аяк-кул эшләгәндә, ничек өйдә эшсез ятарга була", – дип саный ул.

Әни-өйдәге тәртипне бер калыпка салучы, бөтен балаларын, гаиләне туплап торучы иң мөһим кеше. Әнине бер кем белән дә чагыштырып булмый. Минем өчен ул – гаилә тоткасы, киңәш букчасы, аш-су китабы, сердәш, әтинең аерылмас дусты. Ярты сәгатькә югалса да, әти аны эзләп "ах" итә.

Быел әти-әниебезнең бергә гомер итүләренә 49 ел булды. Алар бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Биш оныклары бар.

Олыгая барган саен, вакытның тизрәк узганын аңлый башлыйсың, Әни сүзенең, кинәшенең мәгънәсенә ныграк төшенәсең. Тормыш әниләрдән башлана. Дөньяга яңа җан тудырган, үз сабыйлары өчен йокысыз төннәр кичергән, бар җылысын аларга биргән Аналарга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек.                                                                                            

Һәрбер Әнигә сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш, балаларының- оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын.

 


Нет комментариев