Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Урлашкан өчен

Район прокуратурасы 52 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсендәге 3 бүлекнең “г” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты – әлеге зат, банктагы исәп-хисап счеты аша чит милекне урлаган, шул рәвешле икенче кешегә зыян салган.

Судта билгеләнгәнчә, 2022нче елның 1 ноябрендә 10.00 сәгать тирәсендә гаепләнүче банк картасын таба. Әлеге карта белән ул төрле кибетләрдән әйберләр алып, карта хуҗасына матди зыян сала. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде һәм зыянны каплады, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. Суд, дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, гаепләнүчегә 10 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Фото - Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев