Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Кеше һәм закон

Ришвәт бирүдән сак бул!

Ришвәт биргән өчен җирле ир-ат хөкем ителгән

Мөслим районы прокуратурасы 28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд утырышында билгеле булганча, хөкем ителүче 2026 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварга кадәр булган вакыт аралыгында Мөслим авылында яшәүче арадашчы аша Әлмәт шәһәре ЮХИДИ хезмәткәренә машина йөртү таныклыгы алуга имтиханнар кабул иткәндә уңай бәя алу өчен 40 000 сум күләмендә акча тапшырган.

– Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 300000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары законлы көченә кермәде, - дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.

Фото – Татар-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев