Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Кеше һәм закон

Кылганына үкенгән

Чит милекне урлауда гаепләнүче ир-ат суд каршына басачак

Мөслим районы прокуратурасы 40 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 матдәсе 2 өлешенең в пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (чит кешенең мөлкәтен урлау нәтиҗәсендә гражданга шактый зыян салу).

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 9 декабрендә, 14 сәгать 50 минут тирәсендә эш фигуранты спиртлы эчемлек кулланган хәлдә Мөслим авылында урнашкан танышының фатирында бәясе 800 сум булган “Boershi” маркалы акча янчыгын урлый. Янчык эчендә 9450 сум күләмендә финанс чыганагы да булган. Алга таба гаепләнүче урланган акча чыганагы белән үзе теләгәнчә куллана.

– Алдан тикшерү барышында эш фигуранты үз гаебен тулысынча тыныган, кылганнарына үкенгән һәм китерелгән зыянны тулысынча каплаган, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районы судында карала.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев