Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гаебен таныды

Автомобиль белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән 64 яшьлек ир-атка суд булачак.


Район прокуратурасы 64 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплап чыкты. Әлеге ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Ягъни ул административ җәзага тартылган булуга карамастан, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән.
Дознание версиясе буенча 2022нче елның 10 октябрендә 16 сәгать 20 минутлар тирәсендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган бу зат, шофер таныклыгы булмаган көе, рульгә утырган.

– Әлеге ир-ат Минзәлә районы Калтак авылыннан ВАЗ-1111 маркалы автомобильдә Мөслим районы Тат.Бүләр авылына китә. Елгабаш авылы тирәсендә аны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре туктата һәм алкоголь исереклеге хәлендә булуын ачыклый.
Ир-ат сулап чыгарган һавада абсолют этил спирты күләме 0,668 мг/л тәшкил иткән, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районында карап тикшерелә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев