Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Диверсиягә тиң

РФ Җинаятьләр кодексының 281 маддәсендә диверсия кылган өчен җинаять җаваплылыгы каралган

Район прокуратурасы предприятиеләрне, корылмаларны, транспорт инфраструктурасы объектларын һәм транспорт чараларын, элемтә чараларын җимерүгә яисә аларга зыян салуга юнәлдерелгән гамәлләр кылган, Россия Федерациясенең икътисадый иминлеген һәм (яисә) оборона куәтен шартлату максатларында халыкның сәламәтлегенә зыян китергән өчен җаваплылык хакында кисәтә.

– РФ Җинаятьләр кодексының 281 маддәсендә диверсия кылган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, – ди район прокуроры урынбасары Ленар Әскаров.

Аерым алганда, предприятиеләрне, корылмаларны, транспорт инфраструктурасы объектларын һәм транспорт, элемтә чараларын, халык тормышын тәэмин итүче объектларны җимерүгә яисә зарарсызландыруга юнәлтелгән шартлату, ут төртү яисә башка гамәлләр кылган өчен, бу гамәлләр илнең икътисадый иминлеген һәм (яисә) оборона куәтен какшату максатларында башкарылса, табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә зыян салуга юнәлдерелгән булса, 10-20 елга иректән мәхрүм итү каралган.

Алдан сөйләшеп төркем белән кылынган әлеге гамәлләр, яисә мөлкәткә зыян салуга яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән гамәлләр, оборона өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органы, РФ Кораллы көчләре, милли гвардия гаскәрләре, оборона өлкәсендә аерым бурычларны үтәү өчен җәлеп ителүче дәүләт хакимияте органнары объектларына, ягулык-энергетика комплексы объектларына һәм оборона-сәнәгать комплексы оешмаларына зыян салган өчен 12-20 елга иректән мәхрүм итү яный.

Атом энергиясен куллану объектларына кул сузуга бәйле гамәлләр, потенциаль куркыныч биологик объектларга һәм атом-төш материалларын, радиоактив матдәләр яки радиоактив нурланыш чыганакларын яки агулы, токсинлы, куркыныч химик матдәләр яки патоген биологик агентлар кулланып, яисә кеше үлеменә китергән гамәлләр өчен 15-20 елга кадәр яисә гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш, РФ Җинаятьләр кодексының 281.1 маддәсе нигезендә әлеге маддәдә күрсәтелгән җинаятьләрнең берсен булса да кылган, кемнедер эшкә күндергән яки яллаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге җинаятьләрне башкару максатында кемне дә булса әзерләү, коралландыру – диверсияне финанслауга тиң. Әлеге гамәлләр өчен 8-15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Моннан тыш җинаятьчегә 300 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф, яисә 2-4 ел дәвамында хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф, яисә гомерлеккә иректән мәхрүм ителү яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев