Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бушлай юридик ярдәм

Бушлай юридик ярдәм алуга хокукы булган граж- даннар ышанычнамәне нотариаль раслаган өчен түләүдән азат ителә.

2023нче елның 10 июлендә кабул ителгән 325 санлы Федераль закон нигезендә “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турындагы” Федераль законга һәм “Россия Федерациясе субъектларында ачык власть оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 44 матдәсенә үзгәрешләр кертелде.

– Нотариуслар бушлай юридик ярдәм буенча дәүләт системасында катнашучы, судларда, муниципаль һәм дәүләт органнарында, оешмаларда гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаучы дәүләт юридик бюросы һәм адвокатларына ышанычнамәләрне бушлай раслый. Бу очракта гражданнарга адвокатлар яки дәүләт юридик бюросы белән төзелгән килешүләрне нотариуска күрсәтергә кирәк, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Нотариаль гамәл өчен түләү күләме федераль, региональ тарифлар суммасын үз эченә ала һәм Россия Федерациясе субъектлары бюджеты хисабыннан компенсацияләнә. Документта нотариусларга бушлай башкарган нотариаль гамәлләре өчен түләүне компенсацияләү тәртибе күрсәтелгән. Компенсация ел саен түләнә.
Әлеге үзгәреш 2024нче елның 1 гынвареннән үз көченә керде.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев