Бала өчен җаваплылык бар
Алимент түләүдән читләшүче райондашыбыз хөкем ителде. Мөслим районы прокуратурасы әлеге ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Суд ар-атны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда (суд карарын бозып, ата-ананың балигъ булмаган балаларына матди ярдәм күрсәтмәве һәм бу гамәлнең берничә тапкыр кабатлануы) гаепле дип таныды.
Суд тарафыннан хөкем ителүченең алимент түләү буенча суд карарын үтәмәве ачыкланды. Югарыда күрсәтелгән хокук бозулар өчен 2024нче елның 1 апрелендә ул РФ КоАПның 5.35.1 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылган.
– Әмма хөкем ителүче 2024нче елның 13 апреленнән 2025нче елның 28 маена кадәр суд карарын үтәмәвен дәвам иткән. Күрсәтелгән вакыт аралыгында аның 272700 сум 28 тиен бурычы җыелган. Бурычның гомуми суммасы – 800 мең сумнан артык. Гаепләнүче әлеге җинаятьне кылуда гаебен тулысынча таныды, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Ильвир Бәхтиев.
Суд, дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, аңа 6 айга төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына тотып калу рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев