Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Кеше һәм закон

Җаваплылыктан качма!

Алимент түләүдән качкан райондашыбыз хөкем ителде. Район прокуратурасы әлеге ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (ата-ананың җитди сәбәпләрсез балигъ булмаган балаларны карау өчен акча түләмәве һәм бу гамәлнең даими кабатлануы?).

Суд тарафыннан хөкем ителүченең алимент түләтү турындагы суд карарын үтәмәве ачыкланган. Гаепләнүче 2025нче елның 23 маенда РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35.1 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылган.

– Шуңа карамастан хөкем ителүче 2025нче елның 23 маеннан 2026нчы елның 25 февраленә кадәр суд карарын үтәмәвен дәвам иткән. Күрсәтелгән вакыт аралыгында аның 72288 сум 86 тиен күләмендә бурычы барлыкка килгән. Шул ук вакытта бурычның гомуми суммасы – 100 мең сумнан артык. Гаепләнүче әлеге җинаятьне кылуда гаебен тулысынча таныды, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, хөкем ителүчегә дәүләт файдасына 15 процент хезмәт хакын тотып калып 3 ай вакытка мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев