Җаваплылык бар
Йорт хайваннарын асраган һәм иректә йөрткән өчен җаваплылык бар
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә йорт хайваннарын асрау таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.
Закон тарафыннан куелган таләпләргә түбәндәгеләр керә:
– күпфатирлы йортларда күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау (этнең чит кеше милкенә зыян китерүе, хайваннарга, кешеләргә һөҗүм итүе);
– йорт хайваннарын урамда йөрткәндә әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү (этне борынчыксыз һәм муенчаклы баусыз яки үзен генә урамда, рөхсәт ителмәгән урыннарда йөртмәү);
– гомуми файдалану урыннарында җәнлек калдыкларын җыештыру һәм башкалар.
Таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнарга – 1500-3000 сум, вазыйфадагы затларга 5000-15000 сум, юридик затларга 15 мең-30 мең сум штраф каралган.
Хокук бозу башка затның эш-гамәлләре нәтиҗәсендә булганда, штраф салынмый.
Яңа таләпләр гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә һәм хайваннар өчен җаваплылыкны арттыруга юнәлтелгән.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев