Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Кемгә сөйлим серләремне?

Баланнардай ачы язмышлар

Язмыштыр, күрәсең, ул үз бәхетен үз куллары белән җимерде.

Зилия белән Инсафны балачактан ук дус булдылар, бергә уйнап үстеләр дип әйтеп булмый. Икесе дә бер авылда дөньяга килсәләр дә, бер мәктәптә белем алсалар да, үзара дуслык 8 сыйныфка җиткәч кенә башланды. Әллә икесенең дә яхшы укуы сәбәп булды, әллә мәктәптә узган чараларга бергә йөрүләре ярдәм итте, алар иң якын дусларга әйләнделәр.

Мәктәптән соң да, кич узган чаралардан соң да Инсаф Зилияне өйләренә озатып куя башлады. Мәхәббәт утының кайчан кабынганын алар төгәл генә әйтә алмадылар. Иптәш кызым буларак мин еш кына Зилиядән:

– Зилия, Инсаф сиңа ошыймы? Шундый акыллы, тәртипле егет бит! Яхшы укый. Беркайчан да синең ялгызыңны гына җибәрми, ул һәрвакыт сиңа ярдәмгә ашыга. Бәлки, сезнең арада ярату бардыр? – дип сорый идем. 

Әмма Зилия нигәдер бу хакта:

– Нинди ярату булсын инде безнең арада?! Син аны ничек күз алдыңа китерәсең? Без бары тик дуслар гына. Аннан соң, мин нигәдер үземне аның белән пар булырбыз дип күз алдына да китерә алмыйм, – ди торган иде.

Ә менә 9 сыйныфны тәмамлаган елны алар үзләренең бер-берсен яратулары, очрашып йөрүләре хакында белдерделәр. Зилия хәтта Инсафны башка кызлардан көнли башлады. Ул бары тик аныкы гына булырга, башка кызлар белән сөйләшү түгел, хәтта аларга күтәрелеп карарга да тиеш түгел иде. Еш кына, өчебез очрашканда, Зилиягә бу хакта аңлатырга да тырышып карадык, әмма безнең сүзләребез аңа тәэсир итмәде. 

Инсаф ир-егетләрчә катгый итеп:

– Зилия! Кадерлем, бердәнберем! Мин сине бик нык яратам, киләчәгебезне дә бары тик синең белән генә күрәм. Әмма син бу сәбәбе булмаган көнләшүләрең, һәрвакыт гаепләвең белән мине үзеңнән читкә этәрәсең. Аңла, бу акылсыз уенның чиге булырга тиеш! – дип тә әйткән.

Кадрия Хатипова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 14 март санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев