Талантка чикләр юк
Матурлык тудыручы райондашларыбыз аз түгел. Михайловка авылында гомер итүче Эльвира Фәсхиева гипстан төрле фигуралар, берсеннән-берсе матур сыннар ясый
– Эльвираның күңеле матур, һәр кешегә җылы сүз табып, кирәк вакытта киңәшләрен дә бирә. Күңеле матур кешеләр генә шундый гүзәллек тудыра аладыр ул. Мин аны татарның алтын куллы кызы дип атар идем. Татар халкы элек-электән үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Эльвира җитәкләгән “Оста куллар” түгәрәгендә Михайловка мәктәбенең 3-6 сыйныфларында белем алучы 12 бала шөгыльләнә. Кулдан эшләнгән әйберләр электән үк затлы саналды. Аларны бүләккә бирсәң дә отышлы, башкаларныкыннан үзгә булып аерылып тора, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина.
Кул эшләре табигый материалдан кечкенә сувенирлар итеп эшләнгән. Гөмбә аланы да, таҗларын коярга әзерләнгән гөлчәчәк тә, кечкенә гномнар да бар. Гүзәл ханым формасындагы кечкенә гөл савытлары гипсның могҗизага тиң чимал булуына мәдхия укый төсле!
– Мәктәптә укыганда ук кул эшләренә тартыла идем. Һәр хатын-кыз тегә, чигә, бәйли белергә тиеш, дигән фикердә мин. Түгәрәккә йөрүче һәр баланың теләген исәпкә алып, иҗат дәресләрендә киңкырлы эш алып барабыз. Бүген без чыршы уенчыклары ясау белән мәшгульбез. Катнаш технология: мамык һәм гипсны кушып ясалган уенчыклар менә-менә идәнгә сикереп төшәр дә йөгереп китәр төсле. Һәр баланың күңеле матур, фантазиясе көчле! Без ясаган уенчыкларның берсе дә боек түгел. Ә бу, үз чиратында, балаларның рухи дөньясының тыныч, керсез һәм матур булуына ишарәли. Балачак дөньясы бик кызыклы ул. Кайбер балалар өйдә нәрсәдер эшләп карый да идеяләрен миңа җиткерәләр. Без һәрвакыт яңа эшләнмәләр турында уйлыйбыз, яңа идеяләр белән янабыз. Яңа ел алдыннан түгәрәктә шөгыльләнүчеләр дусларына, туганнарына бүләккә төрле әйберләр ясый башлады, – ди Эльвира Фәсхиева.
Авыл китапханәчесенең җирлектә үткәрелгән һәр чарада актив булуын, кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар оештыруын да беләбез.
– Эльвира гипс белән эш-ләү серләренә үзлегеннән өйрәнде. Талантка чикләр юк. Интернет челтәрендәге идеяләргә үзенекен дә кушып бик күп матур кул эшләнмәләре тудыра. Аның фантазиясенең байлыгына, вакытның минутын да әрәм итмичә яраткан эшенә багышлавына сокланмый мөмкин түгел. Гипс белән эшләү арт-терапия ролен дә үти. Кешегә үз хисләрен һәм фикерләрен визуаль формада белдерергә, кичерешләреңне тирәнрәк аңларга ярдәм итүче юнәлеш бу, – ди авылдашлары, Эльвира белән горурланып.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев