Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Матурлыкка гашыйк Лилия

Хатын-кызларның матурлыгын ассызыклаучы искиткеч матур, сәнгать әсәренә тиң милли бизәнү әйберен райондашыбыз Лилия Баева ясаган

Матурлык тудыручыларга һәрвакыт сокланып карыйм. Нинди генә соклангыч әйберләр эшләми райондашларыбыз: алкалар, брошка, йөзекләр, чулпы, муенсалар... Вак ташлардан һәм сәйләннән ясалган бизәнү әйберләре модага керде.

Танышымда бик матур, зиннәтле муенса күрдем. Хатын-кызларның матурлыгын ассызыклаучы искиткеч матур, сәнгать әсәренә тиң милли бизәнү әйберен райондашыбыз Лилия Баева ясаган.

Лилия ханым Чиләбе өлкәсендә туып-үскән. Мөслимгә кунакка килгәч, ул булачак тормыш иптәше Данил Баев белән таныша. Озаклап очрашырга мөмкинлекләре булмый: Лилия Уфа педагогия институтында белем ала. Шуңа, өч айлап очрашкач, алар өйләнешергә карар кыла: 1987 елда Метрәй авылына килен төшә. Шул көннән башлап, Лилия һәм Данил Баевлар Метрәй авылында гомер итә.

Кечкенәдән рәсем ясарга ярата Лилия. Шушы юнәлештә белем алу теләге дә була.

– Ул вакытта ук бизәнү әйберләре ясыйсым килә иде. Әмма ул чорда андый уку йортлары турында ишеткәнем булмады. Шөгылемне ташламадым, ямансулаганда, рәсемнәр ясаштыргалый идем. Сәйләннән һәм ташлардан бизәнү әйберләре ясый башлавым 2022 елда, олы улым Шамил махсус хәрби операциягә киткәч башланды. Борчулы, шикле уйлардан арыну, аларны онытып тору өчен керештем бу шөгыльгә. Узган ел икенче улыбыз Фәнил дә махсус хәрби операциягә китте. Башта брошкалар ясау белән шөгыльләндем, чөнки аларны күп хатын-кызлар тага. Брошкаларны якыннарыма, дусларыма бүләк итәр өчен дә ясадым. Танышымда ташлардан һәм сәйләннәрдән ясалган муенса күргәч, шуны ясап карау теләге туды. Бу шөгыль тынычлык бирә, сабырлыкка өйрәтә, – ди Лилия ханым.

Муенса ясау өчен ул башта кирәкле чимал: сутаж бау (бизәү өчен кулланылучы үреп әзерләнгән яссы, юка ефәк шнур), төрле зурлыктагы сәйләннәр һәм ташлар ала. Башта аларны Яр Чаллыдагы кул эшләре кибетләреннән ала. Хәзер кирәк-яракны интернет-кибетләр аша кайтара. Беренче муенсаны Лилия ханым 2022 елда ясый. Әлбәттә, беренче коймак төерсез генә булмый, әмма Лилия “миннән булмый” яки “эшли алмыйм” дип туктала торган кеше түгел. Ул алдына куйган максатларга ирешергә һәм эшен азагына кадәр башкарып чыгарга ярата.

– Кул эшләре белән кичен, эш-мәшәкатьләрне төгәлләгәч шөгыльләнәм. Дөньяны онытып, рәсем нигезендә муенсаның һәр өлешен аерым җыям. Беренче муенсаны озаграк, ай буе ясаганмындыр: бертөрле ясап карыйм – килеп чыкмый, аннан икенче төрле эшли башлыйм. Хәзер бер муенсаны ясау өчен күп вакыт кирәкми, 2-3 атна җитә. Әлбәттә, бик вак эш, һәр өлешне төгәл итеп җыярга кирәк. Әз генә төгәлсезлек булса да, бизәк матур чыкмый. Шуңа, мондый муенсалар ясаганда, һәр өлешне бик зур төгәллек белән эшләргә кирәк. Бүтән ясамыйм дип уйлыйм да, берәрсендә матур муенса күреп, кич җитүгә янә өстәл янына утырам. Кунак бүлмәсе кул эшләре цехы буларак хезмәт итә: өстәл, бөтен кирәкле әйберләр шунда, – ди Лилия ханым, елмаеп.

Муенсаларны туганнарына, дусларына да бүләк итә Лилия Баева. Ясаган һәр муенсасы бик кадерле булса да: “Якыннарымны үзең ясаган матур бүләк белән сөендерү күңелле. Мин биргән муенсаларны алар, бик яратып, бәйрәмнәргә, кичәләргә тагып бара. Әлеге муенсалар хатын-кызларга матурлык өсти. Кул эшләремне күргән саен күңелем шатлык-сөенеч белән тула”, – ди Лилия ханым.

Булганнан бар да була, ди халык мәкале. Лилия ханымның тагын бер яраткан шөгыле бар: бик оста бакчачы да әле ул. Бакчасында нинди генә чәчәкләр үсми дә, нинди генә яшелчәләр утыртмый ул! Чәчкәләр йорт алдын бизәсә, Данил абый белән бергәләп үстергән яшелчәләрдән балаларына җибәрү өчен төрле салатлар, тозлы эшләнмәләр әзерли. Лилия һәм Данил Баевлар илебез тынычлыгы өчен көрәшүче батыр уллар үстергән әти-әни булулары белән хаклы рәвештә горурланып, ил-көннәрнең тыныч булуын, улларының туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтә.

Фото – Л.Баеваның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев