Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Матурлыкка гашыйк Йолдыз

Туган якны өйрәнү музеенда фондларны саклаучы Йолдыз Зәкиева райондашларыбызга тормышчан хикәяләре аша да таныш. Йолдыз матурлыкка гашыйк, кешеләрдә дә бары яхшы сыйфатлар гына күрә.

– Өченче бала белән декрет ялында булганда, бабай төшемә керде. Бабайны бер мәртәбә дә күргәнем булмаса да, мин аны әткәйгә охшаттым. Өстәлгә яшел төстәге калын китап куйды да: “Моны минем турында син яздың”, – ди. Йокыдан уяндым да, үземчә юрыйм: китап күргәч, димәк, сайлап алу мөмкинлеге бар, эшне үзем сайлыйм икән, дим. Музейга юл тоттым, шунда ук эшкә алдылар. Ә бабамның төшкә керүе юкка булмады, аның турында 2019 елда “Мәйдан” журналында “Хантимер хәзинәсе” исемле повестем дөнья күрде. Райондашларыбыз да яратты ул әсәрне! Повесть буенча әле дә сораулар килә: дәвамын көтәләр. Бер апа: "Укыгач еладым", – диде. Әсәрдән цитаталар китереп, кабатлап йөрүчеләр дә бар икән. Бу – минем өчен зур бәя, – ди Йолдыз.

Йолдызның беренче хикәяләре район газетасында дөнья күрә. Тәүге хикәясе язучы Роза Хәбибуллина белән күрешкәч туа. 

– Бик сирәк очрый торган исемле кыз беренче күрүдә үк үзенә җәлеп итте. “Исемеңне кем куйды, Йолдыз?” – дип сорадым. Йолдыз бәян иткәннәрне тыңлагач, шунда ук аңладым: бу бит әзер хикәя! Яз син, үскәнем, дидем, – ди Роза апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 12 апрель санында укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев