Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Ясалма ротангтан – кәрзиннәр

Гүзәл Зиннурова ясалма ротангтан бик матур кәрзиннәр, кашполар үрә.

Кечкенәдән бәйләү, чигү белән шөгыльләнүче Гүзәлгә ротангтан (синтетик җепселләр) кәрзин үрергә өйрәнү авыр булмый. Кул эшенә күпме материал кирәк булачагын ул алдан исәпли. Каркас буларак кулланыласы савыт яки чиләкнең биеклеге дә, күләме, эш барышында ничә миллиметрлы ротанг куллану да исәпкә алына.
– Ротанг дип аталучы синтетик җепселләрдән төрле әйберләр ясаганнарын интернетта күрдем дә, кызыгып, үзем дә ясап карарга булдым. Төрле зурлыктагы кашполар үрәм. Кәрзиннәрнең төбенә дренаж өчен тишекләр дә ясыйм. Кемгәдер бик кечкенә, кемгәдер зур кәрзиннәр кирәк. Хезмәтемнең кешеләргә файда китерүен күреп сөенәм, – ди Гүзәл.
Кашполар үрү белән райондашыбыз 7-8 ай гына шөгыльләнә, шулай да иҗат җимешләре осталарныкыннан ким түгел. 
– Апам – һөнәре буенча икътисадчы. Кул эшләре белән буш вакытында шөгыльләнә. Ясалма ротангтан нәрсә дә булса ясар өчен кирәкле зурлыктагы савыт кирәк. Үрүдән бигрәк, кашпо яисә кәрзингә каркас ясау күбрәк вакытны ала. Җизни дә кул эшләрендә ярдәм итә. Чиләкне дрель белән тишү, стойкалар кидерү эшен ул башкара. Бер кәрзин ясар өчен 3 сәгатьтән артык вакыт кирәк. Әзер каркаска ротанг үрү рәхәт, ди апам. Тик үрү эше дә катлаулы. Рәт-рәт үреп бармасаң, читкә чыгып китсәң, эш бозылды, дигән сүз, – ди сеңлесе Гөлшат Мөхәмәтҗанова.
Гүзәл Зиннурова кашполарны төрле үлчәмдә ясый. 6, 12 литрлылары да шактый. Ротангны интернет аша заказ биреп кайтара. Кирәкле материалның һәрвакыт кул астында булуы кирәк.
– Интернет заманы бит. Җаның теләгән бөтен әйберне дә эшләргә була. Иң мөһиме: тәвәкәллек, тырышлык, эшләргә теләк кирәк. Бер өйрәнгәч, куллар гел шул эшкә үрелә. Бәйләмнәр күз күремен начарайта дигәч, шушы шөгыльгә кереп киттем. Башта интернеттан укып, ротанг материалы турында белдем. Кул эшенең чыдамлыгы да мөһим. Ротанг суга, кояш нурларына чыдам материал булуы белән отышлы. Алга таба ротангтан җиһазлар да үреп карыйсым килә, – ди Гүзәл.
Зиннуровлар йортында уенчыклар да, бәйләм өчен йомгаклар да кәрзиннәрдә урын алган. Бәйрәмнәргә дә үзе эшләгән кәрзиннәр бүләк итә Гүзәл. Киләчәктә беседка һәм урындыклар да үрергә планлаштыра. 

Фотолар Г.Зиннурованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев