Ялтыр кашлы чулпы-алкаларым
Борынгы заманнардан килгән көмеш алкалар, муенса-беләзекләр, чулпыларга мода кире кайта. Иске Вәрәш авылында яшәүче Айгөл Ганиева милли бизәнү әйберләрен үзе ясый
– Бизәнү әйберләрен ясарга алынуымның төп сәбәбе эшем белән бәйле, – ди ул. – Авыл мәдәният йортында директор булып эшли башлагач, милли, дини чараларда катнашу өчен милли бизәнү әйберләрен таба алмый интектек. Алка, чулпы, муенсаларны кибетләрдә табып булмый. Шуның өстенә бәяләре бик кыйммәт, шуңа үзем ясап карарга булдым.
Интернет челтәрендә эзләнә торгач, Айгөл бизәнү әйберләрен ясаучы ханым белән таныша.
– Бизәнү әйберләрен ясау, эскизлар булдыру, материаллар табу хакында сөйләштек. Танышым ачык кеше булып чыкты: барысын да җентекләп аңлатты, эскизлар да җибәрде. Кирәкле материалларны алгач, алка ясап карадым, – ди Айгөл.
Якыннарының соклануын, хуплавын күргәч, муенсалар, чулпылар да ясый башлый Айгөл Ганиева. Башта кирәкле материалларны табу кыен була. Хәзер аларны кибетләрдән алырга була. “Шәһәр кибетләрендә сайлау мөмкинлеге зуррак. Тегү, кул эшләре өчен материаллар сатылучы кибетләрне иренмичә йөреп чыгам”, – ди ул.
1 елдан артык шушы шөгыльне үз итә Айгөл. Махсус металл нигездән алкалар, чулпылар, муенсалар җыя. Бизәнү әйберләрен төрләндерергә тырыша, төрле төстәге ташлар куллана. Формаларын да үзгәртә. Кайберләрен, җыеп бетергәч, сүтәргә дә туры килә: я ташларның төсе ошамый, я формасы килешеп бетмәгән кебек була. “Бер алка яисә чулпы ясар өчен ике сәгатьләп вакыт кирәк,” – ди оста.
Бизәнү әйберләрен ясау – бик вак, четерекле эш. Берсеннән-берсе вак материаллар, кыскыч-кискечләр белән эшләүче Айгөлнең кулларына күз иярми: берсен ала, икенчесен куя, бер өлешен эләктерә, ябыштыра һәм өр-яңа иҗат җимеше барлыкка килә. Күпме сабырлык, төгәллек кирәк әлеге төр иҗат белән шөгыльләнү өчен!
– Уйларымны, борчу-мәшәкатьләрне онытып, ял итәргә теләгәндә, бизәнү әйберләре ясарга утырам, – ди Айгөл. – Бу эш белән шөгыльләнгәндә рәхәтләнеп ял итәм. Алка-чулпыларны, муенсаларны иң якын туганнарыма, дусларыма бүләк итәм. Алар – иң зур бүләк. Бик яратып кабул итәләр. Якыннарымның мин ясаган алка-чулпыларны, муенсаларны тагып йөрүләрен күрү күңелле. Мәдәният йортында, район күләмендә үткәрелүче чараларда да кулланабыз.
Бүген элеккеге бизәнү әйберләренә игътибар зур. Кайчандыр музейларда гына күрергә мөмкин булган бизәнү әйберләрен бүген кызлар үзләре иҗат итә. Чулпы таккан татар кызларын киләчәктә мәдәни чараларда гына түгел, көндәлек тормышта да күрергә язсын. Тарих кабатлана, диләр. Миллилек белән татар хатын-кызларына хас тыйнаклык та әйләнеп кайтыр, дип өметләник.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев