Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Һәр эшкә оста Гүзәл

Кул эшләреннән җанына рәхәтлек алып, тәмләп эшли Гүзәл

Тойгелде авылында гомер итүче Гүзәл Хәлимованы авылдашлары гына түгел, райондашлар да кул остасы, матур курчаклар, мульфильм геройлары ясаучы буларак белә. Кул эшләреннән җанына рәхәтлек алып, тәмләп эшли Гүзәл.


– Әкият геройларын ыргак ярдәмендә җептән бәйләргә яратам. Джут, шпагат ярдәмендә эшләнгәннәре аеруча үзенчәлекле килеп чыга. Балаларның яраткан мультфильм геройлары, әкият персонажлары бик отышлы була. Сабый күзләре белән кабул ителүче дөньяны чынбарлык итү мөмкинлеге бөтен кешегә дә бирелми. Гүзәл – бик булган кеше. Түбән Табын интернат-мәктәбендә аның кулы белән эшләнгән әйберләр шактый күп. Технология фәнен укыта ул, эшнең бөтен нечкәлекләрен аңлатып, һәр балага кул эшләрен өйрәтергә тырыша, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамира Гыйләҗева.
Гүзәлнең шөгыльләре курчаклар, әкият геройлары ясау белән генә чикләнми. Изолон, фоамираннан чәчәкләр дә ясый райондашыбыз. Вазаларга утыртылган аллы-гөлле чәчәкләрдә кояш балкый төсле.


– Чәчәкләр генә түгел, җанварлар, картиналар да ясыйм. Башта туганнарга, дусларга бүләк итә идем, соңрак заказ бирә башладылар. Сигез ел элек каты гына чирләп алдым, шул вакытта чәчәкләр бәйли башладым. Совет мультфильмнары персонажлары миңа аеруча якын. “Сөткә төшкән тычкан”, “Крокодил Гена”, “Ну, погоди!” мультфильмнары геройларын балалар аеруча якын итә. Бер ай элек “синельная проволока” белән эшли башладым. Кул эшләренә осталык әниемнән килә. Ул бик оста итеп чигә һәм бәйли иде. Мендәр-юрган тышлары, таба тоткычлары, алъяпкычларны күз йомып та тегә аламдыр. Кул эшләре миңа сихәт, яшәүгә көч бирә, – ди Гүзәл.


Гүзәл Хәлимова кул эшләнмәләрен күпчелек кышкы чорда ясый. “Кышын вакыт күбрәк була”, – ди райондашыбыз.
– Тормыш иптәшемнең һәрбер кул эшенә беренче булып бәя бирүче кеше – мин. Күңеле матур хәләлемнең, шуңа нинди генә эшкә тотынса да, һәр башлангычы уңышлы. Ике ел элек кейтеринг белән шөгыльләнә башлады. Кабымлыкларның фәлән мең төре барлыгын Гүзәл әзерләгән ризыклардан күреп, татып беләм хәзер. Коръән ашларына, ифтарларга халык ризыкны осталардан әзерләтүгә өстенлек бирә. Аш-су тәмле булуы белән генә түгел, табынга зәвыклы итеп бирелүе белән дә таң калдыра, – ди Гүзәл Хәлимованың тормыш иптәше Марат. – Ел саен ишегалды һәм бакчабыз шау чәчәккә күмелеп утыра. Чәчәкләрнең ниндиләрен генә үстерми Гүзәлем! Лобелия, виола, 25 төр петуния утырта. Тормыш иптәшемнең әнисе Люция әбигә 85 яшь булса да, һаман да хәрәкәттә! Аның ишегалды да ел саен чәчәкләргә күмелеп утыра. Улларыбыз да әниләре тудырган матурлыкка соклана. Киленнәр дә – бианай туфрагыннан: һәркайсы – аш-су остасы!
Интернет челтәре аша бәйләргә өйрәнгән Гүзәл вакыт үтү белән гаҗәеп матур образлар, әкият геройлары тудырырмын дип уйламагандыр. Ул үз өстендә туктаусыз эшли, яңа эш алымнары, яңа һөнәрләр үзләштерә. “Балалар белән эшләүче кеше һәрвакыт яңалыкка омтылырга тиеш!” – ди Гүзәл Хәлимова.

Лилия Шәймиева репортажы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев