Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Чигүләрем – күңелем көзгесе

Баланлы авылында яшәүче Мәүлидә Закированы авылдашлары Чәчкә апа дип йөртәләр.

Чәчәк-гөлләр аның ихатасын яздан алып көзгә кадәр бизәсә, өй эче ел дәвамында чәчкәләргә күмелеп яши. Матур-матур чәчәкләр композициясе чигелгән мендәрләр, ашъяулыклар, өстәл япмалары, сөлгеләр – һәрберсе йорт эченә үзгә бер җылылык һәм нур биреп торалар.

Мәүлидә Закирова үзе данлыклы Арча төбәгеннән, Хәсәншәех авылы кызы. Кечкенәдән үк чигәргә яраткан ул.

– Күрше кызы, дустым Рәйсә белән ярыша-ярыша чигә торган идек. Иң беренче итеп өстәл кырыена элә торган япманы чиктем һәм шуннан чигә башладым. Кулъяулыклар, мендәр тышлары, өстәл япмалары – барысын да үзем ясаган бизәкләр белән чигә идем. Үсә төшкәч, рәсемнәрне алмашып чигә башладык, – ди Мәүлидә апа.

Мәктәпне тәмамлагач һөнәр үзләштерү өчен авыл хуҗалыгы техникумына юл тота кыз һәм зоотехника белгечлеген үзләштерү бүлегенә укырга керә. Укып бетергәч, Кукмара районының “Әсәнбаш” колхозына хезмәт практикасына җибәрәләр аны. Нәкъ менә шунда үзенең мәхәббәтен очрата ул.

Лилия Шәймиева

Фәния Хафизова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев