Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Чигү күңел тынычлыгы бирә

Баланлы авылында гомер итүче Саҗидә Сибгатуллинаның чигүләре күз явын алырлык!

Җирлегебездә кул эшләренә осталар аз түгел. Баланлы авылында гомер итүче Саҗидә Сибгатуллинаның чигүләре күз явын алырлык! Эскәтер булсынмы, тәрәзә пәрдәләреме, урын-җир япмаларымы – һәрберсенә үзгә бизәк төшерелгән. Башкалардан аермалы буларак, Саҗидә апа кызыл өслеккә чигәргә ярата. 

– Чигүләргә кызыксам да, тотып эшләргә батырлыгым җитми иде. Хатын-кызларның күбесе тегә, чигә, бәйли белә. Бу шөгыль буыннан-буынга күчүче мирас кебек. Әнкәй дә, әбекәй дә оста тегүчеләр иде. Әнкәй курткага кадәр тегеп кидерә иде. Укыганда үзем дә күлмәкләр тегеп кидем. Башкалардан аерылып торырга ярата идем. Бүгенге яшьләрнең кул эшләренә исе китми. Ник кызыксыннар, хәзер техника заманы бит! Тик, ни дисәң дә, кулдан чигелгән әйберләр кабатланмас шул, – ди Саҗидә апа. 

Саҗидә апа Апас районында туып үскән. Баланлы авылына 1976 елда килен булып төшә ул. Һөнәре буенча тегүче. Мөслимгә килен булып төшкәч, колхозда сәркатип, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Чалбар кыскартырга, башкасына авылдашлары хәзер дә аңа килә.

– Әнкәйдән калган иске машина белән тегәм, ватылмыйча һаман хезмәт итә. Тәмен белеп, яратып тегәм. Тегү, чигү җанга – шифа, бармакларга “физзарядка” булып тора. Яшьлектә эшли алмаган эшкә олыгайгач вакыт җитте менә, – ди Саҗидә апа.

Чигәргә өйрәнгәненә бер ел гына әле аның. Рәссам Хәния Гәрәева үткәргән мастер-класста катнаша Саҗидә апа. Бер ел эчендә кул эшләре камилләшеп тә өлгергән.

– Күз курка, кул эшли, диләр бит. Татар атын чигеп, республикакүләм конкурста беренче урын яуладым. Чигә башлагач, бу эштән аерылып булмый икән. Көн дә чигәм. Бизәкле дөнья җан тынычлыгы бирә. Башта чигү төшереләсе өслекне әзерлим: рәсемне махсус кәгазьгә ясап, аны кисеп, трафарет итеп мендәр тышларына, сөлгеләргә төшерәм. Каяндыр карап, күчереп эшләргә яратмыйм. Бизәкләрне үзем уйлап табам. Мактанып әйтүем түгел, рәсемне оста ясыйм мин. Чигүче рәссам да буладыр, күрәсең. Йокларга яткач та матур бизәкләрне күз алдына китереп, хыялланып ятам. Аннан, онытылганчы дип, тизрәк кәгазьгә ясыйм, – ди Саҗидә апа.

Саҗидә апаның кул эшләре әллә кайдан үзләренә җәлеп итә. Күңел җылысы салынган сөлгеләрдә, челтәр-пәрдәләрдә миллилек күзгә ташлана. Аллы-гөлле җепләр белән мендәр тышлыкларына, карават япмаларына, сөлгеләргә, яулыкларга, пәрдәләргә матур сурәтләр төшерүче Саҗидә апа һәр бизәгенә күңел җылысын сала.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев