Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Чигү – гомерлек юлдашым

Елгабаш авылында гомер итүче Зөһрә Харисованың кул эшләре күз явын алырлык

Тәрәзә пәрдәләреннән башлап, сөлгеләргә кадәр чигүле. Зөһрә апаның кул эшләре – авылда үткәрелүче чараларның бер бизәге. Чигүгә осталык әнисеннән килә. Ул авылда иң оста челтәр бәйләүче була.

Зөһрә апа – Иске Сәет авылы кызы. Карт әбисе белән бабасына ярдәм кирәк дип, әнисе аны Елгабашка яшәргә җибәрә. Шулай итеп, кыз 6 сыйныфка Симәк мәктәбенә укырга бара. Мәктәпне тәмамлагач, яхшы билгеләргә генә укыган Зөһрәне имтиханнарсыз гына Бөгелмә педагогия училищесына укырга кабул итәләр. Тик әбисе каршы төшә: “Авылда эш күп, беркая да бармыйсың!”, – ди. Язмыштыр, Зөһрә, алдынгы механизатор Инсаф белән танышып, гаилә кора. Ул озак еллар балалар бакчасында эшли, соңыннан бакчаның мөдире була. Аннан 25 ел авыл советы секретаре булып эшли. Хыялын тормышка ашырып, читтән торып укытучы һөнәрен үзләштерә.

– Без гаиләдә алты бала – өч малай, өч кыз үстек. Фатыйма апам белән, караватның ике башына утырып, ярыша-ярыша чигә идек. Хәрби хезмәткә китүче егетләргә бүген дә кулъяулылар чигеп бирәм. Ул кулъяулыклар, чакрымнарны урап, төрле илләр гизеп кайта. Хәрби хезмәттән кайткач, егетләр кулъяулыкларны алып килеп күрсәтә. Бу – үзе бер сөенеч! – ди Зөһрә Харисова.

Райондашыбыз, 4 сыйныфта укыганда, беренче мәртәбә кулына энә-җеп алган. Тәүге эше итеп тәрәзә пәрдәләре чигә. Тормышка чыкканда, бирнә сандыгындагы сөлгеләрдә, пәрдәләрдә, урын-җир япмаларында, челтәрләрдә – һәммәсендә дә бер-берсен кабатламаган чәчкә-бизәкләр чигелгән була. Бүген дә Зөһрә апа яраткан эшен ташламый. Мендәрләрендәге чигүләрдә җәй кояшы балкый төсле, чәчәкләрдән күзләр камаша. 

– Авыл кешесе малын да тота, чигә дә, бәйли дә. Зөһрәм бер минутны да бушка уздырмый! Бияләй, башмак, мунчала – көнкүрештә нәрсә кирәк, барысын да бәйли. Аш-суга да оста, хуҗалыкта да тәгәрмәчтәге тиен кебек “тәгәри” ул. Чигү җепләрен, кибетләрдә йөреп, сайланып алырга ярата. “Чимал сыйфатлы булырга тиеш”, – ди. Өебезне ямьләп утыручы гөлләр белән дә серләшергә ярата ул, – ди Инсаф абый, тормыш иптәше белән горурланып. 

Тормыш иптәше Инсаф белән бер кыз, ике малайга гомер бүләк иткәннәр. Кызлары Ләйсән дә әнисе кебек кул эшләренә оста: күлмәкләр, свитерлар бәйли. 

Зөһрә апа ел саен “Каз өмәсе” фестивалендә катнаша. Узган ел ул бәйгегә 20 каз сурәтләнгән эскәтер чиккән. 2023-2024 елларда Зөһрә апага фестивальнең Рәхмәт хатлары да тапшырылган. 

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев