Чигәләр дә, бәйлиләр дә
Күңел бизәкләре

Чигәләр дә, бәйлиләр дә

Өлкәннәр арасында кул эшләре бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

Район ветераннар советы һәм мәдәният бүлеге пен­сионерлар арасында кул эшләренә конкурс игълан иткән иде. Конкурска алмаз мозаикасы, чигү, бәйләү, агач эшләнмәләре, деко­ратив флористика буен­ча кул эшләре кабул ител­де. Рәсем, сынлы сәнгать белән шөгыльләнүчеләр, бижутерия ясаучылар да бар икән районда. Курча­клар ясаучы райондашла­рыбыз да кул эшләре белән бүлеште.

– Әлеге бәйгене Бөтенроссия ветераннар оешмасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан оештырдык. Төп максат – электән килгән традицияләрне яшь буынга җиткерү, – ди район ветеран­нар советы рәисе Илгиз Ни­замов. – Ун номинация игъ­лан иткән идек. Һәр кешедән бер кул эше кабул иттек. Нәтиҗәдә бәйгедә 49 кул эше катнашты.

Узган атнада рай­он мәдәният йортында кул эшләреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Кул эшләре белән район җитәкчелеге дә танышты.

Салауз-Муханнан Марс Тимергалиев кул эшләре белән лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлаган. Марс абый хуҗалык өчен кирәк- яраклар ясый.

– Кул эше белән шөгыльләнү өчен материаллар һәм ста­нок кирәк. Лаеклы ялда вакыт күп, буш вакытымда агачтан әйберләр ясыйм. Бәйге турын­да газетадан укыдым да катна­шырга булдым, – ди ул.

Мөслимдә яшәүче Альберт Шакиров бәйгегә үзе ясаган сәгатьне тәкъдим иткән.

– Кибеттә идәндә тору­чы зур сәгать күреп, үзем дә шундыйны ясап карарга бул­дым. Материаллар җыеп, тра­фарет эшләп, сәгать ясау бер айга сузылды. Кул эшләрем күп: кроватьлар да, компью­тер өстәлләре дә ясаганым бар. Тырышсаң – була! – ди Альберт абый.

Крәш. Шуранда яшәүче Ра­ушания Виноградова алмаз мозаикасы белән шөгыльләнә.

– Бу эш белән мин 2,5 ел шөгыльләнәм. Күзләргә авыр, бер күзем күрми, кай­чак ике кат күзлек белән эш­лим. Әмма кул эшемне таш­ларга җыенмыйм. Күңелемә, җаныма рәхәтлек бирә ул, шушы эштән тәм табам, – ди Раушания апа.

Бәйгенең җиңүчеләре чәй табыны артында хөрмәтләнде. Кул эшләрен тәкъдим итүчеләрнең һәркайсына истәлек бүләкләре тапшы­рылды. Җиңүчеләр тугыз номинациядә билгеләнде. “Алмаз моз а и к а с ы ” номинациясендә – Анна Глу­шенкова, чигү буенча Роза Низамова җиңү яулады. “Би­жутерия” номинациясендә – Гөлҗиһан Латыйповага, агач эшендә Илисәй Имамов­ка тиңнәр булмады. Бәйләү буенча – Надежда Изибае­ва, декоратив флористика­да Роза Ходжанова беренче­лекне алды. Рәсем сәнгатендә – Кузьма Иванов, тукыма кисәкләреннән (корама) тегү буенча Зинфира Камаловага тиңнәр булмады. Курчаклар ясауда өстенлекне Гөлүсә Мо­стафина алды. Җиңүчеләр ди­пломнар белән бүләкләнде. Аларның кул эшләре ре­спублика бәйгесенә дә җибәреләчәк.

Өлкәннәрдән күреп балалар, оныклар да кул эшләре белән шөгыльләнер, дип ышаныйк. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык мәкале.

Римма Афзалова фотосы.


Нет комментариев