Булдырам дип яши
Ольгино авылында гомер итүче Захар Вәлиев – балачактан икенче төркем инвалид. Ул балачактан тарих белән кызыксына, компьютер һәм смартфон өчен кушымталарны яхшы белүче райондашыбыз кул эшләренә дә оста
Ольгино авылында гомер итүче Захар Вәлиев – балачактан икенче төркем инвалид. Ул балачактан тарих белән кызыксына, компьютер һәм смартфон өчен кушымталарны яхшы белүче райондашыбыз кул эшләренә дә оста.
– Улым бик хәрәкәтчән. 12 яшеннән бирле пластилиннан мультфильм һәм фантастик фильм геройларын ясый. Сыннар бик матур чыга. Вак детальләрне аеруча зур тырышлык белән, ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшләргә ярата. Аның өчен пластилин белән эшләү – җир шарының башка бер өслегендә, фантазияләр дөньясында яшәүгә тиң. Процесска ныклап уйлап һәм иҗади якын килә. Үз күзаллауларын да эшкә җиккәч, уникаль геройлар килеп чыга. Балчыктан да сыннар ясый. Һәр эшне җентекләп ясаганнан соң буяу этабы башлана, – ди Захарның әнисе Валентина.
Захар саннар буенча рәсемнәр буйый. Алмаз мозаикасы белән дә кызыксына. Бу эшләр тырышлык һәм төгәллек таләп итә.
– Захар – талантлы егетләрнең берсе. Безнең бүлектә эшкә урнашмаган, менталь сәламәтлеге чикләнгән 18-40 яшьлек гражданнар өчен “Позитив болыт” программасы эшли. Захар анда төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Сәламәтлекләре чикле балалар өчен “Мин булдырам” бөтенроссия талантлар иҗади конкурсында да катнашты ул. Танк ясап, әлеге эше белән беренче урынны яулады. Захар хайваннар белән дә кызыксына, аларның гадәтләрен, җәнлекләр турында фактларны өйрәнә. Әнисенә дә хуҗалыкта зур ярдәмче икәнен беләбез, – ди “Маяк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлзирә Рәхимуллина.
Фото – Вәлиевләрнең гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев