Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Алты яшьтән чигә

Рәсимә апаның чигелгән мендәрләрен төрле бәйге-конкурсларда күргәнем бар иде. Үзенчәлекле чигү алымнарын кулланып, төрле өслеккә күз явын алырлык рәсемнәр төшерә ул

Рәсимә апаның чигелгән мендәрләрен төрле бәйге-конкурсларда күргәнем бар иде. Үзенчәлекле чигү алымнарын кулланып, төрле өслеккә күз явын алырлык рәсемнәр төшерә ул. 

Райондашыбыз 36 ел элек Краснояр авылыннан килен булып төшкән.

– Бөгелмә шәһәрендә сатучылыкка укыдым. Крәш. Шуран авылы кибете бикле тора дип, мине бирегә эшкә җибәрделәр. Николай исемле егет кибеткә бик еш керә башлады. Миңа да бик ошады керәшен егете. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле егет шулай итеп гомерлек ярым булды, – дип искә ала Рәсимә апа.

Рәсимә апаның кул эшләренә осталыгы кечкенәдән һәм нәселдән килә. Әбисе дә, әнисе дә кич утырып тастымаллар, салфеткалар чиккәннәр.

– 6 яшемдә инде мин дә чигә белә идем. Бирнәгә чигелгән мендәрләр, тастымаллар, чаршаулар алып килдем. Чиккән саен күңел түрендә дә чәчәкләр бөреләнәдер төсле. Чигү үрнәкләрен төрле яссылыкка төшерергә яратам. Кайберләрен интернет челтәрендә күреп алам, башкалар эшен күреп тә үзенчәлекле бизәкләр туа. Фантазияне эшкә җигеп, әллә нинди гаҗәеп бизәкләр төшерергә була, – ди Рәсимә апа.

Рәсимә апа авыл кибетендә 16 ел сатучы булып эшли. Райпо кибетләре беткәч, хезмәт юлын “Авангард” колхозында хуҗалык мөдире булып дәвам итә.

– Рәсимә турында нинди мактау сүзләре әйтсәң дә аз булыр. Чигә дә, бәйли дә, йон да җегерли, аш-суга да бик оста! Күптән түгел ул Крәш. Шуран авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе итеп сайланды. Аның кул эшләрен төрле күргәзмәләргә дә куябыз. Бүген дә кичләрен яраткан шөгыленә багышлый ул, – ди Крәш. Шуран авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнур Софина.

Рәсимә апаның тормыш иптәше Николай абый да бик оста кеше. Бар эшне үзе башкара.

– Ихатадагы төзелеш булсынмы, өй эчендәге эшләрме – берсенә дә чит кеше кулы тигәне юк. Николай бөтенесен дә үзе эшли. Йортны без 2002 елда салып чыктык. Каенанам мине бик җылы кабул итте. Чиккән, бәйләгән кешенең күңеле йомшак була аның, дип гел әйтә иде. Каенанам озак еллар хат ташучы булып эшләгән. Кайнатам колхозда бригадир иде. Ныклы гаиләгә килен булып төштем, бик бәхетле яшәдек, – ди Рәсимә апа.

Николай абый – инженер-механик. Колхозлар таралганчы, шофер, хуҗалык җитәкчесе булып, аннары Яр Чаллы шәһәренә йөреп эшли башлый. Бүген дә гаилә башлыгының күп вакыты юлда үтә.

Рәсимә апа кул эшләренә генә түгел, җыр-биюгә дә бик оста. “Яшь йөрәкләр” ансамбле составында Рәсимә Алчина башкаруындагы “Унсигезем”, “Татар биюе”, “Суда балык йөзәдер”, “Ак калфак” җырлары истә калган. Ансамбль – Мөслимдә узган һәр бәйрәмнең, һәр чараның көтеп алган кунагы.

– Кызыбыз Иринага исемне ирем сайлады, мин каршы килмәдем. Николай бала тудыру бүлегенә чәчәкләр күтәреп килде. Ул вакытта әни белән бәбине чәчәкләр белән каршы алучы юк иде әле. Барысын да, шул исәптән мине дә шаккаттырды ул. Бүген дә бер-беребезне сагынып каршы алабыз. Николай кайтканчы, аны уйлап салфеткалар, тастымаллар, алъяпкычлар чигәм, – ди Рәсимә Алчина.
 

Лилия Шәймиева репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев