Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

Хыялдан – уңышка

Сәүдәгәр Раушания Галимованың исеме – Мактау тактасында

26 майда Россиядә Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Районыбызда барысы 525 эшмәкәр хезмәт күрсәтә. Араларында күпләргә үрнәк булырлык хатын-кызлар да бар. Рушания Галимованың фоторәсеме “Хезмәткә – дан!” мактау тактасында урын алган.

Рушания Галимова кечкенәдән сатучы булырга хыялланган. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз Бөгелмә сәүдә техникумына укырга керә.

– Әтиемнең сеңлесе сатучы булып эшли иде. Сәүдә өлкәсенә мәхәббәт кечкенәдән бөреләнгәндер, күрәсең. Кулга диплом алгач, юллама белән район кулланучылар җәмгыятенә эшкә кайттым. Хезмәт юлым Иске Вәрәш, Вәрәшбаш кибетләрендә башланды. Булачак тормыш иптәшемне очратуга да сәүдә техникумы сәбәп булгандыр: курсташым Халисәнең абыйсы Фәнисне гомерлек ярым итеп сайладым. Иптәш кызыма кунакка кайткач таныштык та бер-беребезгә тәүге күрүдә гашыйк булдык. Зәңгәр күзле егет Мөслимнең иң акыллы, иң сөйкемле, шул ук вакытта иң текә егетләренең берсе иде, – дип искә ала Рушания апа.

Рушания белән Фәниснең тормышларын бәхеткә төреп кызлары Ләйсән туа. Рушания кызына йөрәгендә булган бөтен мәхәббәтен һәм күңел җылысын биреп үстерә.

– Декрет ялыннан соң Рушаниям янәдән кибеткә эшкә чыкты. 90нчы елларда яшәү авыр булды. Хәләлем дә сату белән базарга чыгарга мәҗбүр булды. Азык-төлек сату белән эш башлаган тормыш иптәшем соңрак Мәскәүдән киемнәр алып кайтып сата башлады. Ничек итсә итте, ач-ялангач булмадык, кешегә кызыгып яшәмәдек. Рушания озак еллар Рөстәм Хәйруллинда кибет мөдире булып эшләде. 2000 елда Рөстәм абыйның киңәше белән үзе кибет ачты. Башлаган эшен ахырынача җиткерә белүче, үҗәт һәм акыллы хатын-кыз ул! Кызыбызга да әлеге сыйфатлар мулдан бирелгән. Һәр яклап булган, бер ситуациядә дә югалып калмаучы Рушаниям белән горурланам, – ди тормыш иптәше Фәнис абый.

Үзең турында да онытырга ярамый, ди Рушания Галимова.

– Хатын-кыз күзләре белән ярата. Гөлләр, чәчәкләр, үсентеләр белән күптәннән кызыксына идем, шуңа “Чәчәкләр” бүлеге дә ачтык. Әллә нинди ят чәчәкләр, күз күрмәгән, колак ишетмәгән гөлләр, кызыклы үсентеләр, орлыклар сорап килүчеләр бар. Димәк, хатын-кыз ниндидер сер, үзгә матурлык эзли. Хатын-кызлар тормыш иптәше, әни вазифаларын башкаруда тыш үзләре дә үсәргә тиеш. Хәтта декретта да бизнес ачарга була, теләк кенә кирәк! Кешеләргә файдалы булу һәм танылу яшьлектәге хыялым иде. Аллаһыма рәхмәт, хыялларым тормышка ашты: бәхетле әни, яраткан хатын һәм кадерле әби булып яшим, – ди Рушания апа.

Рушания апа иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Балалар йортларына, ятимнәргә даими ярдәм күрсәтә. Кызлары Ләйсән гаиләсе кошчылык белән шөгыльләнә.

– Әнием мине үзе кебек олы җанлы, миһербанлы, ярдәмчел итеп үстерде. Мин һәрвакыт аның ярдәмен тоеп яшәдем. Мәктәптә актив укучыларның берсе идем. Театр-фестивальләрдә катнашканда да беренче киңәшчем һәм тәнкыйтьчем әнием булды. Тормыш иптәшем Бәхтиярне әти-әнием уллары кебек кабул итте. Оныкларны яратып туя алмыйлар. Кызыбыз берәү генә иде, хәзер дүрт балабыз бар дип сөенәләр. Әниемнең һәр уңышы артында аның тырышлыгы, үҗәтлеге ята. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең гармониядә булуында хатын-кызның зирәклеге дә зур роль уйный. Әнием бүген дә сер сандыгым, киңәшчем булып яши, – ди Ләйсән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев