Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Туган авылым Мәлләтамак

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Мәлләтамак – актив авыл җирлекләренең берсе. Җирлектә 292 хуҗалыкта 615 кеше гомер кичерә. Башлангыч мәктәптә 8 укучы белем ала, мәктәп яшендәге балалар саны – 66. Тик аларның күбесе район үзәгендәге мәктәпләрдә укуга өстенлек биргән. Балалар бакчасына 14 нәни йөри.
Элек җирлек халкын җәйге чорда су җитмәү мәсьәләсе борчый иде. Җирлек башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина әлеге мәсьәләнең чишелеш табуы турында әйтте. Үзара салым хисабына су башнясы территориясен койма белән әйләндереп алганнар, будка, тротуар ясаганнар, яңа скважина казыганнар. Узган ел Мәлләтамакның Колхоз һәм Набережная урамнарына яңа суүткәргечләр сузганнар.
– Үзара салымның күп өлеше су челтәрендә торбалар алыштыру өчен тотылды. Быел бу юнәлештә эш тулысынча төгәлләнде. Бүгенге көндә ике су скважинасы хезмәт күрсәтә. 136 хуҗалык шушы судан файдалана. Тик җәйге чорда югары очта яшәүчеләр су басымы кими, дип зарлана, – ди җирлек башлыгы.
Мәлләтамак авылы халкын юллар торышы борчый. Юлларга асфальт түшәү мөмкинлеге юк. Җәйге чорда Мәлләтамак, Нарат Асты авылларында юлларны гравий салып тигезләргә ниятлиләр.
Авыл җирлеге зур булмаса да, анда зиратлар бишәү! Мәңгелек йортларны тәртиптә тоту, урам утларын ремонтлау, хуҗасыз ихаталарга койма кою кебек эшләр планлы нигездә башкарыла.
– Шөкер, җирлек халкы дус-тату. Бездә халык бик моңлы! Җырчыларыбыз, биючеләребез күп. Мәдәният хезмәткәрләре бик актив! Смотр-конкурслардан читтә калмыйбыз. Спартакиадаларда да теләп катнашабыз. Массакүләм чараларда катнашырга барысы да бик дәрт! Мәчеткә йөрүчеләр саны да артсын иде, – ди Зөлфирә Гыймазова.
Быел Мәлләтамак авыл җирлегендә Сабантуй зур масштабта үткәрелер дип көтелә. Җирлектә “Туган як” агрофирмасы төзелүгә – 20 ел! Түгәрәк дата уңаеннан милли бәйрәм үтәсе мәйданны бүгеннән үк чистартып куйганнар. Агрофирма җирлек территориясен чистартуда, бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрүдә үзеннән зур өлеш кертә.
Җирлектә үз эшен булдыручылар да әз түгел. Айрат Бакыев белән Илһам Шакиров – кошчылык, “Гыйздәтов” фермер хуҗалыгы игенчелек белән шөгыльләнә. Шәхси эшмәкәрләр Раил Сираев, Рушад Рөстәмов, Альберт Гайнетдинов та җирлек халкына хезмәт күрсәтә. 
Җирлектә тормыш-көнкүреш өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, ике ФАПы, ике мәдәният йорты, китапханәсе булган җирлектә соңгы елларда йорт җиткереп чыгучылар да байтак. 

Лилия Шәймиева

Узган ел Мәлләтамак авыл җирлегендә 4 бала туган, 2 пар гаилә корган.

Фото - Мәлләтамак авыл җирлеге советы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев